Тарихы

Авыл 1653 елдан билгеле. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (лашманлык хезмәтенә беркетелгән элекке йомышлы татарлар), 20% тан артыгырагы чукындырылган дип исәпләнә. Халкының бу чорда төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау, курыс-мунчала ясау кәсепчелеге таралган була.

Авыл Олы Карагуҗа мәчете мәхәлләсенә карый.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 181 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Кукмара волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан — Дөбъяз, 1938 елның 4 августыннан — Юдино, 1958 елның 16 июленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Олы Карагуҗа авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1935 елда авылда Киров исемендәге колхоз оештырыла. 1957 елдан авыл “Ключи” кошчылык совхозы (үзәк утары Большие Ключи авылында), 1965 елдан “Мичурин” яшелчәчелек совхозы (үзәк утары Олы Карагуҗа авылында, 1995 елдан “Мичурин” күмәк предприятиесе), 2002−2013 елларда “Карагуҗа” һәм “Прогресс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр составында (кырчылык).

Халык саны

1782 елда — 22 ир заты;
1859 елда — 126,
1897 елда — 174,
1908 елда — 196,
1920 елда — 137,
1926 елда — 159,
1938 елда — 156,
1958 елда — 100,
1970 елда — 73,
1979 елда — 67,
1989 елда — 50,
2002 елда — 48,
2010 елда — 45,
2018 елда — 50 кеше (татарлар).