Тарихы

XIX йөзнең беренче чирегендә нигез салына. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында поселокта су тегермәне эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 356 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Троицк-Сәкинәс волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан Мамадыш районында.

Хәзер Красная Горка авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда поселокта Сталин исемендәге колхоз оештырыла, 1961 елда “Мамадыш” нәселле терлек үрчетү совхозының 3 нче бүлеге булдырыла. 1990 елдан “Зеленогорский” совхозы составында, 1994 елда “Зеленогорский” күмәк предприятиесе итеп үзгәртелә (2002 елга кадәр Керәшен Пакшины авылы, “Мамадыш” совхозының 2 нче фермасы поселогы белән бергә). 2008 елдан хәзергә кадәр “Омар” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бүлеге.

Мәгариф һәм мәдәният

1997 елга кадәр поселокта башлангыч мәктәп эшли. Мәктәп бинасында клуб урнашкан.

Халык саны

1859 елда — 127,
1897 елда — 187,
1908 елда — 217,
1920 елда — 207,
1926 елда — 226,
1938 елда — 188,
1949 елда — 132,
1958 елда — 86,
1970 елда — 92,
1979 елда — 86,
1989 елда — 80,
2002 елда — 82,
2010 елда — 77,
2017 елда — 57 кеше (руслар – 68,4%, татарлар – 29,8%, башка милләтләр – 1,8%).