Тарихы

Авылга XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына. 1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (XVIII йөз ахырында – XIX йөзнең беренче яртысында алпавыт Таушевлар, Сокольскийлар карамагында). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау.

Авыл Өтәк авылының Тихвин чиркәве приходына карый.

XX йөз башында авылда земство мәктәбе (1903 елда 30 ир бала һәм 9 кыз бала укый), 2 җил тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 376 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Әҗил волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән — Норлат, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Өтәшкә авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Красный сад №2” колхозы оештырыла, 1957 елдан авыл зурайтылган Фрунзе исемендәге (үзәк утары Өтәшкә авылында), 1959 елдан – “Искра” (үзәк утары Норлат авылында), 1967 елдан “Октябрьнең 50 еллыгы” колхозлары, 1994 елдан − “Озёрное” крәстиян хуҗалыклары ширкәте (икесенең дә үзәк утары Өтәшкә авылында), 2003 елдан “Кызыл Шәрык Агро” акционерлык җәмгыяте бүлекчәсе составында (кырчылык, ит-сөт терлекчелеге).

Мәдәният

Авыл янында археология истәлекләре: I һәм II Салатчы торулыгы (мезолит һәм неолит дәвере), Салатчы туктаулыгы (неолит дәвере), Салатчы (Япанчы) шәһәрлеге (монголларга кадәрге һәм Алтын Урда чоры Имәнкискә һәм Болгар культурасы), Салатчы авыллыгы (монголларга кадәрге һәм Алтын Урда чоры Болгар культурасы) табыла.

Халык саны

1782 елда — 88 ир заты;
1859 елда — 230,
1897 елда — 404,
1908 елда — 516,
1920 елда — 449,
1926 елда — 430,
1938 елда — 413,
1949 елда — 201,
1958 елда — 164,
1970 елда — 119,
1979 елда — 82,
1989 елда — 42,
2002 елда — 20,
2010 елда — 18,
2017 елда — 26 кеше (руслар — 87%, чуашлар — 13%).