Тарихы

Авыл XVII йөзнең беренче яртысына кадәр Казан Елантау Успение монастыре вотчинасы буларак нигезләнә. Револциягә кадәрге чыганакларда Сумка исеме белән дә мәгълүм. 1764 елда авыл халкы монастырь крәстияннәреннән − экономик, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына күчерелә. Бу чорда халкының төп шөгыле − игенчелек һәм терлек асрау, умартачылык, урман кәсепчелеге таралган була.

XIX йөз башында авылга Казан өязе Бимәр авылыннан берничә гаилә күчеп утыра, 1840 елда Спас өязе Көек авылыннан исламга күчкән 17 чукындырылган татар күчерелә.

XVII йөз ахырында агачтан беренче Иоанн Богослов чиркәве салына, янгыннан соң 1741 елда торгызыла, 1822 елда яңадан янып китә; приход Большие Ключи авылына күчерелә.

1879 елда крәстиян А.П.Волостнов, Казан сәүдәгәрләре Д.И.Вараксин, В.Е.Соломин һәм приход кешеләре акчасына агачтан Иоанн Предтеча чиркәве, 1908 елда чаң манарасы кушып салына (чиркәү 1928 елда янып китә).

1903 ел мәгълүматларына караганда, авылда 12 иске дин тарафдарлары яши.

1883 елда укырга-язарга өйрәтү мәктәбе ачыла, аның мактаулы попечителе Д.И.Вараксин акчасына 1888 елда аерым бина төзелә; 1899 елдан – чиркәү-приход мәктәбе (1903 елда 22 ир бала һәм 6 кыз бала укый). 1902 елда Казан аеклар җәмгыяте бүлеге, китапханә-уку өе ачыла.

XX йөз башында шулай ук җил тегермәне, 4 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1076,8 дисәтинә тәшкил итә.

Авыл халкы 1918 елның июнендә булып узган вакыйгаларда актив катнаша, ул вакытта Раифа монастыренда погром оештырган Казан губернасы гадәттән тыш комиссиясе хезмәткәрләре һәм кызылармиячеләр якын-тирә авыл крәстияннәре тарафыннан үтерелә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Кавал волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында, 1927 елның 14 февраленнән Казан авыл районында, 1938 елның 4 августыннан – Юдино, 1958 елның 16 июленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Большие Ключи авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда колхоз оештырыла. 1957 елдан авыл “Ключи” кошчылык совхозы составында (үзәк утары Большие Ключи авылында, 1997−2008 елларда “Ключи” дәүләт унитар предприятиесе).

Р.Р.Фәйзуллинның күркәләр үрчетү буенча зур крәстиян фермер хуҗалыгы бар.

Мәдәният

2014 елдан яңа Иоанн Богослов чиркәве эшли.

Авылдан төньяк-көнбатыштарак “Кара Күл” ТРның табигать истәлеге урнашкан (2019).

Күренекле кешеләре

Н.Д.Волостнов (1926−1945) – Советлар Союзы Герое, пулеметчы, гвардия сержанты, 2015 елда авылда аңа һәйкәл куела; Большие Ключи авылында һәм шәһәр тибындагы Васильево поселогында урам, шулай ук Васильево кадет мәктәп-интернаты аның исеме белән атала.

Халык саны

1782 елда — 35 ир заты;
1859 елда — 285,
1897 елда — 530,
1908 елда — 599,
1920 елда — 752,
1926 елда — 702,
1938 елда — 587,
1949 елда — 400,
1958 елда — 284,
1970 елда — 170,
1979 елда — 109,
1989 елда — 134,
2002 елда — 119,
2010 елда — 139,
2017 елда — 176 кеше (татарлар — 60%, руслар — 40%).