Тарихы

Авыл XVI йөзнең икенче яртысында Василий һәм Кузьма Бритвиннар биләмәсе, соңрак Зөя Успение Богородица монастыре вотчинасы буларак билгеле. 1764 елда халкы монастырь крәстияннәреннән экономик, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына күчерелә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау, балта эше таралган була.

Авыл Исак авылының Богоявление чиркәве приходына карый. Авылда шулай ук иске дин тарафдарларының зур җәмәгате яши (1903 ел мәгълүматларына караганда, 106 кеше).

XX йөз башында земство мәктәбе (1903 елда 29 ир бала һәм 11 кыз бала укый), тимерчелек, 4 җил тегермәне, 4 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1194,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Косякау волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Норлат, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Түбән Карамалы шәһәр җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Строитель” колхозы оештырыла, 1958 елдан – зурайтылган Горький исемендәге колхоз бригадасы (үзәк утары Олы Ходяш авылында; 1994 елдан – күмәк предприятие, 2000−2002 елларда – Горький исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2002 елдан “Альтаир-Свияга” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2004 елдан “Авангард” акционерлык җәмгыяте бүлекчәсе составында (кырчылык).

Мәдәният

Авыл янында археология истәлеге – Бритвин авыллыгы табылган (неолит чоры һәм бронза гасыры).

Халык саны

1782 елда — 203 ир заты;
1859 елда — 439,
1897 елда — 721,
1908 елда — 799,
1920 елда — 914,
1926 елда — 967,
1938 елда — 969,
1949 елда — 668,
1958 елда — 365,
1970 елда — 257,
1979 елда — 167,
1989 елда — 68,
2002 елда — 63,
2010 елда — 26,
2018 елда — 31 кеше (руслар).