Тарихы

Авыл 1575 елдан, кенәз Н.Д.Ростовский утары буларак билгеле. Казан ханлыгы чорыннан ук билгеле булган күрше татар авылы исеме белән атала. Революциягә кадәрге чыганакларда Албасы, Ильинская Албаба, Эльбаба исемнәре белән дә мәгълүм.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (XIX йөзнең беренче яртысында алпавытлар Т.Г. һәм П.И.Еремеевлар карамагында). Бу чорда халкының төп шөгыле − игенчелек һәм терлек үрчетү.

Авыл Косякау авылының Троица-Покров чиркәве приходына карый.

XX йөз башында авылда 2 җил тегермәне, 2 вак-төякләр кибете була. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 399 дисәтинә тәшкил итә.

1918 елда авыл КОМУЧ армиясе частьләре тарафыннан басып алына.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Косякау волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Норлат, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Норлат авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Красный Дол” колхозы оештырыла (1949 елда аның составына шулай ук Булатово авылы керә), 1953 елдан авыл “Красный сад №1” колхозы (үзәк утар Косякау авылында, 1956 елда Калинин исемендәге колхозга үзгәртелә), 1977−1994 елларда “Норлат” җиләк-җимеш питомнигы совхозы составында ( үзәк утар Норлат авылында, 1994−2007 елларда күмәк предприятие).

Халык саны

1782 елда — 49 ир заты;
1859 елда — 236,
1897 елда — 341,
1908 елда — 406,
1920 елда — 467,
1926 елда — 379,
1938 елда — 494,
1949 елда — 412,
1958 елда — 218,
1970 елда — 63,
1979 елда — 65,
1989 елда — 28,
2002 елда — 16,
2010 елда — 19,
2017 елда — 8 кеше (руслар).