Тарихы

Авылга XVIII йөзнең икенче яртысында нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (Ижевск казна заводына беркетелгән элекке ясаклы татарлар, ясаклы яңа чукындырылган чуашлар, отставкадагы солдатлар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, вак һөнәрчелек кәсепчелеге таралган була.

1861 елда чиркәү-приход училищесе ачыла (1869 елда 10 ир бала укый).

1870 ел мәгълүматларына каранганда, авылда 2 су тегермәне була. 1868−1875 елларда − иске агач чиркәү урынына приход кешеләре акчасына таштан яңа Покров чиркәве, 1882 елда Изге Николай Чудотворец янкормасы төзелә (1936 елдан соң ябыла, классицизм стилендәге архитектура истәлеге, чаң манарасы юкка чыккан).

XX йөз башында 3 шәхси һәм җәмәгать су тегермәне, икмәк саклау һәм сату кибете, 3 вак-төякләр һәм шәраб кибетләре эшли; авыл җәмәгатенең имана җире 2703 дисәтинә тәшкил итә.

1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда,241 хуҗалыкның 35 ендә ат юк, 188 − бер, ике, 8 хуҗалык өч һәм күбрәк эш аты тота; 1982 баш мөгезле эре һәм башка терлек теркәлә. 13 хуҗалык авыл хуҗалыгы хезмәтен вак һөнәрчелек кәсепчелеге белән бергә алып бара.

Авыл халкы “сәнәкчеләр” фетнәсендә актив катнаша.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Зәй волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Чыбыклы авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Ирек” колхозы оештырыла. 1950 елдан авыл – шул ук исемдәге зурайтылган колхозның үзәк утары (аңа шулай ук Красная Звезда, Новосёловка, Смычка, Шумыш авыллары керә), 1959 елдан зурайтылган “Родина” колхозы составында (Чыбыклы авылы, 1999−2004 елларда − авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү коооперативы).

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп эшли, 1935 елда җидееллыкка үзгәртелә. Төзекләндерелгән чишмә бар.

1993 ел мәгълүматларына караганда, авылда известташтан уеп ясалган бизәкле 13 керәшен һәм рус XIX йөз кабер ташлары сакланган.

Халык саны

1795 елда – 141,
1859 елда – 646,
1870 елда – 830,
1897 елда – 1370,
1913 елда – 1568,
1920 елда – 1468,
1926 елда – 1145,
1938 елда – 622,
1949 елда – 589,
1970 елда – 320,
1979 елда – 111,
1989 елда – 42,
2002 елда – 18,
2010 елда – 15,
2017 елда – 13 кеше (руслар).