Административ-территориаль буйсынуы

1950 елларда балык хуҗалыгы поселогы буларак нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан Питрәч районында.

Хәзер – Ленино-Кокушкино авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1990 елларда Үшнә совхозы (поселокта үзәк утар урнаша) оештырыла. Халкы башлыча үсемлекчелек һәм балык үрчетү белән шөгыльләнә.

Поселок янында төзекләндерелгән “Сабантуй” чишмәсе бар.

Халык саны

1958 елда – 50,
1970 елда – 226,
1979 елда – 200,
1989 елда – 29,
2002 елда – 59,
2010 елда – 56,
2020 елда – 46 кеше (руслар – 63%, татарлар – 35%).