Административ-территориаль буйсынуы

Поселокка 1956 елда Зәй урман сәнәгате хуҗалыгының агач эшкәртү пункты буларак нигез салына. 1959 елның 18 ноябрендә торак пункт булып теркәлә.

Оештырылган көненнән Зәй районы составында. 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында. 1978 елның 5 апреленнән Зәй шәһәре составында.

Хәзер Зәй шәһәр җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1950 еллар ахырында поселокта урман әзерләү техникасы паркы, агач материаллары җитештерү, имән мичкә, тартма такталары, арба көпчәкләре, чана, мунчала, чыпта җитештерү оештырыла; урман хуҗалыгы тарафыннан социаль-мәдәни әһәмияткә ия объектлар төзелә. 1967 елдан поселокта Зәй урманчылыгының базис питомнигында ылыслы агачларның үсентеләре үстерелә.

Мәгариф һәм мәдәният

1957−2013 елларда башлангыч мәктәп эшли (1960 елдан − яңа бинада сигезьеллык, соңыннан яңадан башлангыч мәктәп).

Клуб бар (1957 елда төзелгән бинада,аның каршында 2010 елдан ”Рябинушка” фольклор төркеме эшли)

Күренекле кешеләре

Г.Е.Емельянов (1957 елда туган) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, Яшел Үзән (2004−2009 елларда), Алабуга (2010 елдан) районнары башлыгы, ТРның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры (2009−2019 елларда).

Халык саны

1979 елда – 341,
1989 елда – 303,
2002 елда – 284,
2010 елда – 265,
2017 елда – 256 кеше (татарлар – 52,5%, руслар – 45%).