Административ-территориаль буйсынуы

1930 елларда нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан – Ютазы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Баулы, 1991 елның 6 апреленнән – Ютазы районында.

Хәзер – Димтамак авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Татарстан» колхозы оештырыла. Ул 1950 еллар башында Тарлау авылы хуҗалыклары белән берлектә «Уңыш» колхозына (үзәк утары – Яссытугай авылы) керә. 1958 елдан – «Правда» колхозы (үзәк утары – Димтамак авылы), 1993 елдан – «Димтамак» акционерлык җәмгыяте, 1995 елдан – «Димтамак» күмәк хуҗалыгы, 2000 елдан – «Тугай» кооперативы, 2006 елдан «Уңыш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, шулай ук «Гәрәев Р.Р.» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча ит-сөт терлекчелеге һәм үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1987–2016 елларда башлангыч мәктәп була.

Мәдәният йорты (1955 елдан; 1977 елдан яңа бинада), китапханә (1938 елда уку йорты буларак ачыла; 2020 елдан башлангыч мәктәп бинасында), фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Күренекле кешеләре

Р.З.Бакыев (1955 елда туган) – чаңгычы, СССРның халыкара класслы спорт остасы, РФнең атказанган физкультура һәм спорт хезмәткәре, СССР чемпионы.

Халык саны

1938 елда – 405,
1949 елда – 475,
1970 елда – 399,
1979 елда – 345,
1989 елда – 248,
2002 елда – 229,
2010 елда – 181,
2020 елда – 155 кеше (татарлар).