Административ-территориаль буйсынуы

1924 елда нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан ТАССРның Бөгелмә кантоны Бәйрәкә волостена керә.

1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 20 октябреннән – Азнакай (Баулы), 1935 елның 10 февраленнән – Ютазы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Баулы, 1991 елның 6 апреленнән – Ютазы районында.

Хәзер – Ташкичү авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Хөррият» колхозы оештырыла. 1950 елдан – Тукай исемендәге колхоз (үзәк утары – Кече Урыссу авылы), 1993 елдан – Тукай исемендәге акционерлык җәмгыяте, 1995 елдан – Тукай исемендәге күмәк хуҗалык, 2009 елдан – Тукай исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халык саны

1938 елда – 152,
1949 елда – 190,
1958 елда – 144,
1970 елда – 122,
1979 елда – 93,
1989 елда – 44,
2002 елда – 27,
2010 елда – 19,
2020 елда – 16 кеше (татарлар).