Тарихы

XVI йөзнең икенче яртысында, Казан ханлыгы чорындагы Байгыш авылы урынында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Рождественский исеме белән дә искә алына.

Халкы башта сарай крестьяннары санала, 1630 елдан – Казан Успение (Елантау) монастыре карамагына, 1764 елдан – экономик, соңрак дәүләт крестьяннары разрядына күчерелә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, тимерчелек, пыяла ясау, итек тегү һәм киез басу кәсепчелеге тарала.

1886 елда элеккеге тузган чиркәү урынында Казан сәүдәгәре С.С.Суслов иганәсенә Рождество-Богородица чиркәве төзелә (С.С.Суслов чиркәү болдыры астындагы төрбәгә җирләнә; чиркәү совет чорында ябыла, 2000 елларда төзекләндерелә, псевдорус һәм Византия стиле элементлары булган эклектика стилендәге дини архитектура истәлеге).

ХХ йөз башында авылда волость идарәсе, этап йорты урнаша, Рождество-Богородица чиркәве, земство мәктәбе (1843 елда Дәүләт мөлкәтләре министрлыгы мәктәбе буларак ачыла, 1870 елдан – земство мәктәбе, 1878 елдан – махсус салынган агач бинада), җил тегермәне, 8 тимерче алачыгы, сыраханә, казна шәраб һәм 8 бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2084,2 дисәтинә тәшкил итә.

1918 елның җәендә ак чехлар гаскәре тарафыннан басып алына, шул ук елның августында В.М.Азин җитәкчелегендәге гаскәрләр төркеме тарафыннан азат ителә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Собакино волосте үзәге була. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонына керә. 1930 елның 10 августыннан – Казан авыл, 1935 елның 10 февраленнән – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан Биектау районында.

Хәзер Биектау авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1932 елда авылда МТС оештырыла (2008 елдан – “Биектау машина-трактор станциясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте). 1966 елгы мәгълүматлар буенча, авылда Калинин исемендәге колхоз идарәсе урнаша, 1960 еллар ахырында колхоз “Калининский” совхозы итеп үзгәртелә.

Авылда “Татмелиорация җитештерү-технологик комплектлау идарәсе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (1979 елдан, мелиорация объектларын төзелеш материаллары белән комплектлау, тимер-бетон һәм стендлы блоклар җитештерү), “Агрохимсервис” ачык акционерлык җәмгыяте (1976 елдан, авыл хуҗалыгында химик чаралар куллану), “Прометей” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2005 елдан, объектларны газлаштыру), “Стройсервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2014 елдан, җыелма конструкцияләрне җыю һәм монтажлау), “Гефест” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2002 елдан, күчемсез милек белән идарә итү һәм арендага бирү), “Казан сугару техникасы заводы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2015 елдан, “Казанка” ясалма яңгыр-су сиптерү җайланмалары һәм сугару җиһазлары җитештерү), “Синтез-Сандра” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (1992 елдан, полиэтилен япма һәм полиэтилен эшләнмәләр җитештерү), “Элита” Баш нәсел үрчетү предприятиесе (1977 елдан, ТРда голштин, кара-чуар, айршир, швиц, холмогор токымлы мөгезле эре терлек үрчетү һәм сату), “Батыр” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (1966 елдан, металл тара җитештерү), “ФинДом” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2010 елдан, каркаслы йортлар төзү) һәм башка предприятиеләр эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1936 елда авылда мәктәп, 1961 елда – мәдәният йорты ачыла.

Авыл территориясендә 3 урта мәктәп:

  • 2 нче мәктәп (1932 елда башлангыч мәктәп буларак ачыла, 1934 елда – җидееллык, 1958 елда – сигезьеллык, 1963 елда – башлангыч, 1976 елда – сигезьеллык, 1977 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә; 1982 елда яңа бина өстәп салына; 1967 елдан мәктәптә Сугышчан һәм хезмәт даны музее булдырыла, оештыручысы – В.М.Поняева),
  • 3 нче мәктәп (1996 елдан),
  • 4 нче Г.Баруди исемендәге мәктәп (2017 елдан);

“Солнышко” (1973 елдан), “Подсолнушек” (1982 елдан), “Петушок” (1989 елдан), “Бәләкәч” (2011 елдан) балалар бакчалары; район музыка мәктәбе филиалы; “Гафиятулла” (2006 елдан) һәм “Иманлы гаилә” (2013 елдан) мәчетләре; чиркәү бар.

Мәдәният йорты каршында “Яблоневый сад” вокаль ансамбле (2003 елдан, 2014 елдан – халык коллективы, оештыручысы – Т.И.Зеленяк) эшли. 2013 елда – “Биектау” боз сарае, “Гольфстрим” фитнес үзәге, «Биектау” сәүдә-күңел ачу үзәге; 2017 елда “Казан арты” спорт-күңел ачу паркы (анда мәктәп һәм “Сандугач” балалар бакчасы (2014 елдан) да урнаша) ачыла. Милли көрәш, тхэквондо, дзюдо, аэробика, атлетик гимнастика секцияләре эшли.

2012 елда авылда территориясе төзекләндерелгән һәм җиһазландырылган (хәрби техника үрнәкләре урнаштырылган) Җиңү паркы булдырыла; 2015 елда паркта – тыл хезмәтчәннәренә, 2018 елда – репрессия корбаннарына багышланган һәйкәлләр куела.

Күренекле кешеләре

Авылда яшәүче күренекле шәхесләр арасында: шагыйрь, журналист Әхмәт Гадел (1942–2012), эстрада җырчысы И.Гәрәев.

Авыл зиратында СССР Дәүләт премиясе лауреаты, РФ нең һәм ТРның атказанган механизаторы, СССР Журналистлар берлеге әгъзасы А.А.Тригуб (1910–1990) җирләнгән.

Халык саны

1646 елда – 142,
1782 елда – 154 ир-ат;
1859 елда – 979,
1897 елда – 950,
1908 елда – 1043,
1920 елда – 1032,
1926 елда – 1227,
1938 елда – 1219,
1949 елда – 1025,
1958 елда – 1154,
1970 елда – 1728,
1989 елда – 6446,
2002 елда – 7998,
2010 елда – 9589,
2017 елда – 13827 кеше (руслар – 53%, татарлар – 46%).