- РУС
- ТАТ
Татарстанның Биектау районындагы авыл. Ашыт елгасының (Илләт елгасының сул кушылдыгы) сул кушылдыгы буенда, Биектау тимер юл станциясе поселогыннан 32 км төньяктарак урнашкан
1646 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге рус чыганакларында Курманаево, Починок по ключу Поварни исемнәре белән дә искә алына.
XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында авылда яшәүче татарлар дәүләт крестьяннары катлавына керә. Авылның Барское Курманаево дип йөртелгән өлешенә рус алпавыт крестьяннары китереп утыртыла. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тимерчелек, он тарту, балта эше, арба, иләк ясау, киндер сугу, олаучылык кәсепчелеге тарала.
ХХ йөз башында авылда мәчет (XIX йөз башында төзелгән иске бина урынында 1911–1912 елларда яңасы төзелә), мәктәп, ярма яргыч, тимерче алачыгы, 2 җил тегермәне, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 987,7 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Алат волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.
Хәзер Алат авыл җирлегендә.
1930 елда авылда “Таң” колхозы оештырыла. 1950 елда аңа “Трудовик” колхозы кушыла. 1961 – 1993 елларда – “Родина”колхозы (1966 елгы мәгълүматлар буенча, авылда колхоз идарәсе урнаша, соңрак Рус Алаты авылына күчерелә), 1994 елдан – “Родина” күмәк предприятиесе, 1999 – 2006 елларда “Родина” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.
Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
Авылда мәдәният йорты, китапханә (икесе дә – 1995 елда төзелгән бер үк бинада), мәчет (1996 елдан), спорт һәм хоккей мәйданчыклары (2016 елдан; мәдәният йорты каршында – “Сәхипҗамал” балалар театр коллективы (2000 елдан), “Сандугач” балалар вокаль коллективы (2008 елдан) эшли.
Авыл янында төзекләндерелгән чишмә бар.
Т.Г.Биккенәев (1944 – 1999) – гер спорты буенча РСФСРның һәм СССРның спорт остасы, 3 тапкыр Россия кубогы җиңүчесе.
1782 елда – 108 ир-ат;
1859 елда – 497,
1897 елда – 714,
1908 елда – 1227,
1920 елда – 1099,
1926 елда – 1025,
1938 елда – 82,
1949 елда – 686,
1958 елда – 454,
1970 елда – 411,
1989 елда – 312,
2002 елда – 339,
2010 елда – 323,
2017 елда – 211 кеше (татарлар – 96%).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.