- РУС
- ТАТ
архитектор-реставрацияләүче
1947 елның 7 декабрендә Казахстан ССРның Алма-Ата шәһәрендә туа.
Казан төзүче-инженерлар институтын тәмамлаганнан соң (1972), «Татгипросельхозстрой» институтында эшли.
1974 елдан Татарстан «Росреставрация» берләшмәсе архитекторы.
1988 елдан «Мастер» архитектура-төзелеш ширкәтен оештыра.
1989 елдан «Гелиос» иҗат-җитештерү үзәгендә реставрация бүлеген җитәкли.
1995 елда шәхси остаханәсен («С.Ә.Козлованың шәхси иҗади остаханәсе») оештыра.
1997 елдан Казан Архитектура һәм шәһәр төзелеше баш идарәсе каршындагы тарихи һәм мәдәни истәлекләрне реставрацияләү сыйфатын тикшерүче Госархконтроль комитетында бүлек башлыгы һәм әйдәп баручы белгеч.
2002–2003 елларда «Мамлиева остаханәсе» ҖЧҖ директоры.
2003 елдан «Татинвестгражданпроект» реставрация фирмасы директоры урынбасары.
Мамлиева — ТР тарихи-мәдәни истәлекләрен фәнни консервацияләү һәм реставрацияләү өлкәсендә танылган белгеч.
Татарстан территориясендә аның тарафыннан 10 нан артык дини, җәмәгать һәм торак биналарын, шул исәптән Казанда Богоявление чиркәвенең чаң манарасын (1974), Дәүләт банкын (1974), сәүдәгәр Чернояров йортын (1985), Лютераннар чиркәвен (1996), Богоявление чиркәвен (1998), ТР Мөселманнар Диния нәзарәтен (1999), Чистай шәһәрендә — Никола соборын (1982), Питрәч районында Богородица чиркәвен (1984–86) реставрацияләү проектлары эшләнә.
Автор — Л.М.Мортазина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.