Административ-территориаль буйсынуы

1909–1910 елларда нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан Казан губернасының Казан өязе Кавал волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Воскресенский, 1927 елның 1 августыннан – Казан авыл, 1938 елның 4 августыннан – Юдино, 1958 елның 16 июленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Семиозерка авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Авыл халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда “Айгөл” балалар бакчасы (2017 елдан) эшли. Төзекләндерелгән чишмә бар.

Халык саны

1920 елда – 327,
1926 елда – 279,
1938 елда – 607,
1949 елда – 450,
1958 елда – 510,
1970 елда – 278,
1989 елда – 114,
2002 елда – 141,
2010 елда – 112,
2017 елда – 293 кеше (татарлар – 42%, руслар – 35%).