Тарихы

1678 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Ивановка, Үтәнеш исемнәре белән дә искә алына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук йорт җиһазлары ясау, күн эшкәртү, он тарту кәсепчелеге тарала.

1738 елда Казан сәүдәгәре И.А.Михляев иганәсенә – Иоанн-Предтеча чиркәве, 1766 елда Казан сәүдәгәре А.Сатирнин иганәсенә – Изге Покров-Богородица сул янкорылмасы төзелә, XIX йөз ахырында сәүдәгәр З.И.Баженов иганәсенә чиркәүдә күләмле реконструкция уздырыла (хәзер гыйбадәтханә Казан Иоанн-Предтеча монастыре карамагында; барокко стилендәге дини архитектура истәлеге; төзекләндерү эшләре бара).

ХХ йөз башында чиркәү, земство мәктәбе (1884 елда ачыла), вак кредит ширкәте, 1 су тегермәне, аракы заводы, сыра склады, 1 сыраханә, 1 казна шәраб һәм 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1454,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Алат волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Алат авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Красное знамя” колхозы оештырыла. 1951 елда Сталин исемендәге колхозга кушыла (колхоз идарәсе Рус Алаты авылында урнаша). 1961 елдан – “Родина” колхозы (колхоз идарәсе Рус Алаты авылында урнаша), 1994 елдан – “Родина” күмәк предприятиесе, 1999 – 2006 елларда – “Родина” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Авыл янында Потаниха карьеры урнашкан (“Карьеруправление-плюс” ябык акционерлык җәмгыяте карамагында).

Халык саны

1782 елда – 113 ир-ат;
1859 елда – 556,
1897 елда – 654,
1908 елда – 875,
1920 елда – 756,
1926 елда – 777,
1938 елда – 519,
1949 елда – 472,
1958 елда – 303,
1970 елда – 208,
1989 елда – 71,
2002 елда – 38,
2010 елда – 17,
2017 елда – 15 кеше (руслар).