Эчтәлек

Чыгышлары белән крәстияннәрдән.

Иван Иванович (1763 тирәсе — 1841 елның 12 октябре, Казан.

Казанның 3 нче гильдия сәүдәгәре. Воскресенский урамындагы таш йорт хуҗасы.

Аның улы Аким Иванович (1792, Казан — 1852, шунда ук), Казанның 2 нче гильдия сәүдәгәре, нәселдән күчмә шәрәфле граждан, җәмәгать һәм дин эшлеклесе. Икмәк белән сату итә. Беркадәр вакыт Казан губернасы Мамадыш өязе Нырты авылындагы бакыр кою заводы хуҗасы булып тора. Хәйрия эшчәнлеге өчен алтын медаль белән бүләкләнә. 1820 еллардан Казанда иске дин тарафдарлары — попчылар җәмгыяте башлыгы. Болак буендагы иске дин тарафдарлары кәшәнәсе аның хисабына эшли (1854 елда Эчке эшләр министрлыгының махсус вазифалар башкаручы чиновнигы П.И.Мельников — ул шулай ук Андрей Печерский псевдонимы белән дә билгеле — тарафыннан бөлдерелә).

Бертуган Антон һәм Андрей Акимовичлар (яшәгән еллары билгеле түгел), Казанның 1 нче гильдия сәүдәгәрләре. Уртак сәүдә эше белән шөгыльләнәләр, бүленмәс капиталга ия булалар, аталарының эшен дәвам итәләр. 1854–1857 елларда Андрей Акимович — Казан шәһәр җәмәгать банкында директор иптәше (урынбасары).

Әдәбият

Агафонов Н. Казань и казанцы. К., 1906. Кн. 1; Свердлова Л.М. Купечество Казани: дела и люди. К., 1998.

Автор — Л.М.Свердлова