Административ-территориаль буйсынуы

1930 елларда нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан Казан авыл районына керә. 1935 елның 10 февраленнән – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Красносельский авыл җирлегендә.

Сәламәтлек саклау

Посёлокта туберкулез авыруын дәвалау санаторие (хәзер – Республика клиник туберкулез авыруын дәвалау диспансеры) эшли. Санаторий 1914 – 1920 елларда төзелә. Төзелеш өчен акчаны (50 мең сум) Бөтенроссия туберкулезга каршы көрәш лигасының А.Н.Казимбәк рәислегендәге Казан бүлеге җыя. (Халык арасында йөргән сүзләр буенча, А.Н.Казимбәк Собакино авылы (хәзер Калинино авылы) алпавытының кызын үпкә авыруыннан дәвалый һәм алпавыт рәхмәт йөзеннән үз җирләренең чыршы урманы да булган бер өлешен туберкулез авыруын түләүсез дәвалый торган санаторий төзү өчен бирә).

Беренче дәваланучылар туберкулезның ачык формасы белән авыручы Кызыл Армия сугышчылары була. 1939 елга санаторийда 200 ятак-урын исәпләнә, клиник-диагностика лабораториясе, рентген, пневмоторакс, физик күнегүләр белән сәламәтләндерү, стоматология кабинетлары эшли. Бөек Ватан сугышы елларында Казанда санаторий җирлегендә (1941 елда) һәм 237 нче завод каршында (1943 елда) 2 махсус хастаханә (госпиталь) ачыла.

1966 елда хастаханә карамагына “Пугачевка” туберкулез авыруын дәвалау санаториесе бирелә. Санаторий тирәсендә шунда эшләүче хезмәткәрләр яши торган торак пункт үсеп чыга.

Халык саны

1938 елда – 183,
1949 елда – 136,
1958 елда – 281,
1970 елда – 284,
1989 елда – 182,
2002 елда – 142,
2010 елда – 133,
2017 елда – 152 кеше (татарлар – 54%, руслар – 37%).