Административ-территориаль буйсынуы

1930 елда нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан Дөбъяз районына керә. 1935 елның 10 февраленнән – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Бөреле авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда ТАССР Дәүләт банкы өлкә конторасы башлангычы белән поселок территориясендә “Таткроликовод” (1936 елга кадәр – “Кроликовод-1”) совхозы оештырыла. 1936 – 1994 елларда “Бөреле” совхозы (1993 елда хуҗалыкка “Россия” колхозы, “Вперед” совхозы кушыла), 1994 елдан – “Бөреле” агрофирмасы (1995 елда – “Коркачык” күмәк предприятиесе, “Тукай” ярдәмче хуҗалыгы, 1998 елда – “Дружба” совхозы кушыла), 2001 елдан – “Бөреле” ябык акционерлык җәмгыяте эшли.

Төп җитештерү тармагы – кыйммәтле мех җәнлекләре үрчетү. Татарстандагы иң алдынгы хуҗалыкларның берсе, җәнлекләрне читлектә үстерү буенча әһәмиятле урын били. Республикада оештырылган яңа җәнлек совхозларының эшчеләре аның базасында өйрәнү узалар. 1950 елларда биредә йорт куяннарының кара-көрән (Ф.В.Никитин) һәм көмешсыман (И.И.Калевский) токымнары, көмешсыман-кара төлкенең нәсел үрчетү юлы белән табылган типлары чыгарыла, кешләрне читлектә асрау үзләштерелә. Совхоз Хезмәт Кызыл Байрагы (1971 ел), 5 тапкыр РСФСР һәм СССР Министрлар Советының Күчмә Кызыл Байрагы белән бүләкләнә.

Халкының төп шөгыльләре – кырчылык, терлекчелек, җәнлек үрчетү.

Мәгариф һәм мәдәният

1930 елда поселокта башлангыч мәктәп ачыла, 1954 елда – җидееллык, 1956 елда – урта мәктәп (1970 елда яңа бина салына) итеп үзгәртелә. 1936 елда комсомол комитеты башлангычы белән мәктәп яшеннән чыкканнар өчен эшләп уку тәртибендәге тулы булмаган урта мәктәп оештырыла.

Поселокта шулай ук мәдәният сарае (бинасы 1990 елда төзелә), китапханә (1950 елдан), “Белочка” балалар бакчасы (1974 елдан), музыка мәктәбе, “Азат” мәчете (2008 елдан), Андрей Первозванный чиркәве (2014 елдан); мәдәният сарае каршында Бөреле хатын-кызлар хоры (1976 елдан; 1978 елдан – халык коллективы, оештыручысы – А.В.Котков), “Новый день” вокаль-инструменталь ансамбле (1992 елдан; 1997 елдан – халык коллективы, оештыручысы – В.И.Кувшинов), шулай ук”Фиалка” (2011 елдан), “Вселенная” (2014 елдан), “Жемчужины” (2014 елдан), “Йолдызлар” (2015 елдан) коллективлары эшли.

Поселок янында археология истәлеге – таш гасырның неолит дәвере әйберләре табыла.

Күренекле кешеләре

Тормышы һәм эшчәнлеге авыл белән бәйле шәхесләр арасында: Ф.В.Никитин (1894 –1992) – зоотехник-селекционер (1941 – 1957 елларда җәнлек совхозында эшли), СССР Дәүләт бүләге лауреаты, йорт куяннарының 9 яңа токымын чыгаручы (шунда ук җирләнә).

Халык саны

1949 елда – 1252,
1958 елда – 1604,
1970 елда – 1864,
1989 елда – 1988,
2002 елда – 2314,
2010 елда – 2241,
2017 елда – 2365 кеше (руслар – 48%, татарлар – 45%).