Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан Казан губернасының Казан өязе Собакино волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Казан авыл районында, 1935 елның 10 февраленнән – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Чернышевка авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авыл янында борынгы зират (Казан ханлыгы чорына нисбәтле дип уйлана) табыла: элек изге урын саналган.

Халык саны

192 елда – 58,
1938 елда – 103,
1949 елда – 114,
1958 елда – 92,
1970 елда – 74,
1989 елда – 26,
2002 елда – 21 (руслар – 85%),
2010 елда – 23,
2017 елда – 14 кеше (руслар – 85%, татарлар –14,3%).