Тарихы

1602 – 1603 еллардан мәгълүм. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре –игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук балта эше, тегүчелек, тимерчелек, йон-тукыма ману, йон тетү, арба һәм көпчәк ясау, итек тегү, он тарту кәсепчелеге тарала.

ХХ йөз башында авылда 2 мәчет, мәдрәсә, мәктәп, ветеринария фельдшерлык пункты, 3 җил тегермәне, тимерчелек, 2 шырпы ясау остаханәсе, 10 вак-төякләр кибете; сишәмбе көннәрендә базар эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2522,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Кавал волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Мәмдәл авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Ленин байрагы” колхозы оештырыла.1950 елда “Сөләнгер” колхозына кушыла. 1958 елдан “Правда” колхозы (авылда колхоз идарәсе урнаша), 1994 елдан – “Правда” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, хәзер – “Правда” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1927 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1951 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда шулай ук амбулатория (1929 елдан), мәдәният йорты (1993 елда яңа бина төзелә) мәчет (2005 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Мәмдәл әбиләре” фольклор коллективы (2010 елдан), “Дуслык” театр коллективы (2013 елдан) эшли.

2015 елда Сугышчан һәм хезмәт даны мемориалы ачыла. Авылдан 2 км төньяктарак Сөләнгер күле бар.

Авыл зиратында эпиграфика истәлеге – XVI йөзнең беренче яртысына нисбәтле (Казан ханлыгы чоры) Мәмдәл кабер ташлары табыла.

Күренекле кешеләре

Хәй Вахит (1918 – 1978) – драматург, ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты;

Ләлә Сабирова (1947 елда туган) – язучы, журналист (1994 – 2004 елларда “Сабантуй” газетасы баш мөхәррире), С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

М.Мәхмүдов (1824 – 1891) – рәссам-хаттат, миниатюр китаплар остасы, педагог, статский советник;

И.Н.Сабиров (1950 – 2020) – хакимият-хуҗалык хезмәткәре, җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь, прозаик, публицист, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Дуслык ордены кавалеры;

Н.С.Сабиров (1908 – 1979) – педагог, публицист, ТАССРның атказанган укытучысы.

Халык саны

1782 елда – 275 ир-ат;
1859 елда – 1114,
1897 елда – 1199,
1908 елда – 1435,
1920 елда – 1356,
1926 елда – 1589,
1938 елда – 1188,
1949 елда – 1016,
1958 елда – 861,
1970 елда – 813,
1989 елда – 528,
2002 елда – 505,
2010 елда – 508,
2017 елда – 549 кеше (татарлар).