- РУС
- ТАТ
Татарстанның Биектау районындагы авыл. Казансу елгасы буенда, Биектау тимер юл станциясе поселогыннан 26 км төньяк-көнчыгыштарак урнашкан
Казан ханлыгы чорыннан Иске Казан шәһәре, 1557 елдан – рус авылы буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Кенәз Камаев исеме белән искә алына.
1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары (алпавытлар арасында Энгельгардтлар, Боратынскийлар, Траверслар, Чемодуровлар һ.б. була) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тимерчелек һәм он тарту кәсепчелеге тарала.
ХХ йөз башында авылда полиция үрәтниге фатиры урнаша, земство училищесы (1887 елда ачыла), 4 тегермән, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1085,1 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Мүлмә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан –Арча, 1935 елның 10 февраленнән – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.
Хәзер Иске Казан авыл җирлегендә.
1930 елда авылда “Вперед” колхозы оештырыла, 1951 елда “Париж коммунасы” колхозы белән Жданов исемендәге колхозга берләшә. 1960 елдан – “Дружба” колхозы (колхоз идарәсе Коркачык авылында урнаша), 1967 елдан – “Дружба” совхозы, 1991 елдан – “Коркачык” совхозы, 1996 елдан – “Коркачык” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.
Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
Фельдшер-акушерлык пункты, совет чорында башлангыч мәктәп эшли. Иске Казан тарих-мәдәният һәм табигать музей-саклаулыгы бар.
Иске Казан музей-саклаулыгы 1992 елда тарих фәннәре докторы, Иске Казан археологик экспедициясе җитәкчесе Р.Г.Фәхретдинов башлангычында нигезләнә. Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорлары тарих-археология һәм эпиграфика истәлекләрен, шул исәптән Камай (Иске Казан) шәһәрлеген, Рус Урматы авыллыгын, Рус Урматы һәм Камай авыллары янындагы зиратларны (XIII–XVI йөзләргә нисбәтле кабер ташлары белән), Камай авылындагы Тарих-этнография музеен (фондында 2 меңнән артык саклау берәмлеге исәпләнә); табигый ландшафт – Казансу елгасының тугай асты террасасы сөзәклекләрен һәм күлләре белән тугай болыннарын, елга юлын; изге урынарны (Гайшәбикә кабере, “Изге Муллахаҗи чишмәсе”, “Хан чишмәсе”) үз эченә ала. Шулай ук Казансу елгасы үзәнендә, тау битендә “Самовар чишмәсе” бар (су “самовар”дан агып чыга).
Тарих-этнография музее 2005 елда төзелгән бинада урнашкан. Этнографик экспозиция Казан арты татарларының XIX йөз ахыры – XX йөз башындагы матди һәм рухи тормышын чагылдыра. Музей территориясендә Казан ханлыгы чоры тарихи-мәдәни һәм һөнәрчелек комплекслары: кальга диварлары (әйләнәсе 500 м), 6 каравыл манарасы, сугыш туплары, тимерчелек, чүлмәк ясау остаханәсе; Казан арты авылларының XIX йөз ахыры – XX йөз башындагы корылмалары: җил тегермәне, әвен, кар базы, чәйханә, һөнәрче йорты реконструкцияләнгән.
Авыл янында археология һәм эпиграфика истәлекләре – борынгы татар зираты (1494 ел һәм XVI йөзнең беренче яртысына нисбәтле 3 кабер ташы сакланган), Камай I (Алтын Урда чоры болгар әйберләре), Камай II (таш гасырның неолит дәвере һәм бронза гасырның соңгы чоры әйберләре), Камай шәһәрлеге һәм Камай авыллыгы (болгар чоры әйберләре) истәлекләре табыла.
1782 елда – 142 ир-ат;
1859 елда – 675,
1897 елда – 685,
1908 елда – 748,
1926 елда – 523,
1938 елда – 578,
1949 елда – 484,
1958 елда – 355,
1970 елда – 220,
1979 елда – 421,
1989 елда – 114,
2002 елда – 87,
2010 елда – 85,
2017 елда – 110 кеше (руслар – 80%).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.