Тарихы

Казан ханлыгы чорыннан Янчурино авылы буларак мәгълүм. XVIII йөздән 1933 елга кадәр кадәр Собакино исемен йөртә.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары (элек алпавыт Бекетовларның крепостнойлары) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – авыл аша уза торган Себер трактында юлаучылар йорты тоту (1878 елда 61 крестьян хуҗалыгына 23 юлаучы йорты туры килә).

ХХ йөз башында авылда почта станциясе урнаша; почта бүлекчәсе, телефон, земство мәктәбе (1885 елда ачыла), 2 тимерчелек, 4 бакалея кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 160,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Собакино волостенда, 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1927елның 14 февраленнән – Казан авыл, 1935 елның 10 февраленнән – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Биектау авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Калинин исемендәге колхоз оештырыла (1950 елда аңа – Чкалов исем колхоз, 1953 елда – Киров исемендәге колхоз кушыла); 1967 елдан – “Калининский” совхозы (үзәк утары Биектау авылында урнаша), 1994 елдан – “Калининский” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы; 2008 елдан – “Касыймовлар сөт комбинаты” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2018 елдан – “Биектау сөт комбинаты” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә, комбинатларда эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1927 – 1948 елларда авылда – уку йорты, 2011 елга кадәр – башлангыч мәктәп, 1980 елларда – кирпеч заводы; “Калинка” балалар бакчасы (2008 елдан), “Карадениз” мәчете (2020 елдан) эшли.

Авыл уртасында архитектура истәлеге – сәүдәгәр Журавлёвларның юлаучылар йорты (халык архитектурасы үрнәге, XIX йөзнең икенче яртысы) сакланган. Юлчылар өчен ял итү һәм ат алыштыру урыны булган йортның 1860 елларда Казанда шәхси сәүдә конторасын ачкан һәм Усад авылында утар сатып алган 1 гильдия Рыбинск шәһәре сәүдәгәре Н.М.Журавлёв (1810–1872) тарафыннан үзе исән чакта ук салынган булуы ихтимал.

Күренекле кешеләре

Н.М.Ахунов (1930–1989) – генерал-лейтенанат, Ленин ордены, Кызыл Байрак, Кызыл йолдыз орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 73 ир-ат;
1859 елда – 411,
1897 елда – 411,
1908 елда – 387,
1926 елда – 562,
1938 елда – 508,
1949 елда – 416,
1958 елда – 388,
1970 елда – 379,
1989 елда – 284,
2002 елда – 435,
2010 елда – 552,
2017 елда – 594 кеше (руслар – 75%, татарлар – 23%).