Эчтәлек

Рәссам З.И. Иванов. «Казанның китап сатучысы А.Г. Мясников портреты». 1839

ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее

Якынча 1806 ел, Казан — 1863 елның 2 июне, шунда ук.

«Изгелек кабул иткән» иске карашлы дин тарафдарларыннан.

Казан шәһәр думасына өч тапкыр депутат булып сайлана.

Сәүдә киңәшчесе, 3 нче гильдия сәүдәгәр. Түбән Новгород ярминкәсендә сәүдә итә. Казан университеты китапханәсенең, аерым затларның, шул исәптән М.П.Коринфский, Г.И.Солнцев, А.И.Артемьев һ.б.ның китапларга заказларын үти. Казан икътисадчылар җәмгыятенең (1845 елдан), Законнар җыентыгы һ.б. казна китапларын сату буенча император канцеляриясенең 2 нче бүлеге басмаханәсенең (1850 елдан) хакыйкый әгъзасы һәм комиссионеры. 1852 елдан Казан университеты комиссионеры. 1860 елдан Мария хатын-кызлар училищесенең Попечительләр советы әгъзасы, 1862 елдан Ирекле икътисадчылар җәмгыятенең мөхбир әгъзасы һәм Файдалы китаплар тарату җәмгыяте әгъзасы.

«Ватан мәгарифе өлкәсендә...» хәленнән килгән кадәр файда итү теләге белән Мясников илнең төрле китапханәләренә шактый өлеш кертә: зур кыйммәткә ия бүләкләр ясый. 1858 елда аңа, шул заманның әдәби әсәрләрен җибәрүен сорап, Кырым сугышында (1853–1856) китаплары югалган Керчь иҗтимагый китапханәсе дирекциясе мөрәҗәгать итә, Мясников әлеге гозерне бик теләп үти һәм Кырым сугышы истәлеге бронза медале белән бүләкләнә.

1858–1862 елларда Мәскәүдәге Җәмәгать китапханәсенә 47 кулъязма һәм басма китап, шул исәптән 1800 елда Мәскәү митрополиты Платон хатын, А.А.Фуксның «Казан шәһәренә нигез салыну» («Основание города Казани») кулъязмасын, «Иван Грозныйның законнар җыелмасы»ның («Судебник Ивана Грозного») В.Н.Татищев искәрмәләре кергән XVIII йөз күчермәсен, Казан планын, җирле халыкның Е.И.Пугачёвның Казанга килүе турындагы риваятен, кенәз А.Вяземскийның 1779 елгы ике хатын, 1815 елгы янгынга кадәрге Казан Кремле чиркәве һәм Кремль манарасы күренеше төшкән китап, «Җәяүле гаскәр полкы уставы»н («Строевой устав пехотного полку», СПб., 1762) һ.б.ны бүләк итә. 1863 елда Хабаровск краеның Николаевск-Амур шәһәре җәмәгать китапханәсенә 200 басма (2 мең томнан артык) бүләк итә, шуның өчен император Александр II исеменнән рәхмәт ала. Мясников гомеренең 45 елын Казанда мәгариф һәм мәдәният эшенә бирә. Мясниковның китап кибетендә эшләгән Казан библиофилы Н.Я.Агафонов әйтүенчә, аның хуҗасы сирәк китаплар аулаучы «бөек һәм бәхетле аучы» була.

Әдәбият  

Парамонова Н.Б. Г.И. и А.Г.Мясниковы — книготорговцы русской провинции первой половины XIX века // Книга в России XVII — начала XIX в.: Проблемы создания и распространения. Л., 1989.

Автор — И.А.Новицкая