Тарихы

Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

ХХ йөз башында авылда мәчет, мәктәп, 4 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1488 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Салкын Чишмә волостенә керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Олы Битаман авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Алга” колхозы оештырыла (беренче рәисе – В.Рәхимов). 1951 елда колхозга “Авангард” (Бикнарат авылы), “Партизан” (Кече Битаман авылы), “Пролетарий” (Ювас авылы) колхозлары кушыла (авылда колхоз идарәсе урнаша). 1994 елдан – “Алга” авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе, 1999 елдан – “Игенче” агрофирмасы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдан – “Битаман” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1921 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1931 елда – бишьеллык (колхозчы яшьләр мәктәбе), 1933 елда – җидееллык, 1939 елда – урта, 1941 елда – җидееллык, 1959 елда – сигезьеллык, 1965 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты (2016 елда яңа бина төзелә), китапханә (1954 елдан), “Алсу” балалар бакчасы (2013 елдан), мәчет (1994 елдан) бар.

Мәктәп каршында – туган якны өйрәнү музей-почмагы (экспозициядә – авыл һәм колхоз тарихына караган экспонатлар, төрле чорларның хезмәт кораллары, XIX йөз авыл өенең көнкүреш-кирәк-яраклары һ.б.), мәдәният йорты каршында – “Сүнмәс утлар” театр коллективы (2003 елдан), “Могҗиза” балалар курчак театры (2013 елдан) эшли.

Авыл янында Битаман күлләре (иске елга юлындагы 5 күл) бар.

Күренекле кешеләре

Р.Х.Гарифуллина (1935 – 2018) – “Рузалия апа” исеме белән танылган татар җырчысы;

А.М.Гыймадиев (1971 елда туган) – журналист, “Сабантуй газетасының баш мөхәррире (2004 – 2017 еллар), Татарстан китап нәшрияты директоры урынбасары (2017 елдан);

А.М.Гыймадиев (1972 елда туган) – балалар язучысы, журналист, Ш.Маннур, А.Алиш исемендәге әдәби премияләр лауреаты, “Казан утлары” журналының җаваплы секретаре (1997 – 2014 еллар), “Акчарлак газетасының баш мөхәррире (2014 елдан);

Ш.Х.Хәйруллин (1904 – 1942) – танылган көрәшче (милли татар көрәше), 1920 елларда Арча кантонында һәм Казан шәһәрендә күп тапкырлар батыр калган, беренче Бөтенсоюз спартакиадасы (1928 ел, Мәскәү шәһәре) чемпионы, туган авылында милли көрәш буенча аның исемендәге турнир уздырыла;

Р.В.Шакиров (1938 елда туган) – педагог, педагогика фәннәре докторы, профессор, РФнең атказанган мәктәп укытучысы.

Халык саны

1782 елда – 72 ир-ат;
1859 елда – 521,
1897 елда – 965,
1908 елда – 1086,
1920 елда – 1105,
1926 елда – 1304,
1938 елда – 1308,
1949 елда – 1117,
1958 елда – 912,
1970 елда – 879,
1989 елда – 655,
2002 елда – 655,
2010 елда – 607,
2017 елда – 560 кеше (татарлар).