Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигезләнә. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук балта эше, итек тегү, тегүчелек, тимерчелек кәсепчелеге тарала.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда 2 мәчет була. 1860 елда бер сыйныфлы катнаш татар мәктәбе ачыла (арендага алынган йортта урнаша).

ХХ йөз башында авылда 2 мәчет, мәдрәсә, мәктәп, 2 су һәм 3 җил тегермәне, 9 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2988,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Кавал волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Олы Кавал авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1939 елда авылда “Баймәт” колхозы оештырыла. 1950 елдан –“Чулпан” колхозы (авылда колхоз идарәсе урнаша), 1994 елдан – “Чулпан” күмәк предприятиесе, 1999 елдан – “Зур Кавал” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2011 елдан – “Татмелиорация – Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1929 елда дүртъеллык башлангыч мәктәп ачыла, 1932 елда – җидееллык, 1960 елда – сигезьеллык (1974 елда яңа бина төзелә), 1985 елда – урта, 2014 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты (бинасы 1930 елда төзелә), “Чишмәкәй” балалар бакчасы (1979 елдан), мәчет (1995 елдан) эшли.

1999 елда авыл янында төбәк әһәмиятендәге “Чулпан” ландшафтлы дәүләт табигать саклаулыгы оештырыла (гомуми мәйданы – 6 мең га).

Күренекле кешеләре

Ф.Л.Гыйззәтуллин (1956 елда туган) – авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, ТР Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1782 елда – 303 ир-ат;
1859 елда – 1355,
1897 елда – 1385,
1908 елда – 1878,
1920 елда – 1506,
1926 елда – 1618,
1938 елда – 1337,
1949 елда – 968,
1958 елда – 889,
1970 елда – 787,
1989 елда – 546,
2002 елда – 513,
2010 елда – 466,
2017 елда – 407 кеше.