Тарихы

XVIII йөз башыннан мәгълүм. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә, Алат авылы православие приходына карый. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1778 елда авылда кәшәнә төзелә. 1888 дә земство мәктәбе ачыла, 1903 елда земство акчасына махсус бина салына (1990 елга кадәр анда мәктәп урнаша).

ХХ йөз башында авылда 1 җил тегермәне, тимерче алачыгы, 2 ярма яргыч, сарык тиресе эшкәртү, йон-тукыма ману остаханәләре, 4 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1191,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Алат волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Алан-Бәксәр авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 еллардан авылда “Новая жизнь” колхозы (авылда колхоз идарәсе урнаша), 1994 – 2006 елларда – “Новая жизнь” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2013 елдан – “Әсән” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

“Новая жизнь” колхозы 1970 елларда районда иң алдынгы хуҗалыклардан санала, терлекчелек һәм үсемлекчелек өлкәсендәге югары җитештерү күрсәткечләре өчен күп тапкырлар РСФСР Югары Советы Президиумының, РСФСР Министрлар Советы һәм ВЦСПСның Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Авылның үсешенә колхоз рәисе А.Ф.Гаврилов зур өлеш кертә.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда мәктәп (1947 – 1949 елларда – җидееллык, 1960 елларда – тулы булмаган урта, 1991 елдан – урта (1990 елда яңа бина салына), 2014 елдан – тулы булмаган урта (мәктәп каршында интернат ачыла), мәдәният йорты (1964 елда бина төзелә), китапханә (1949 елдан), “Золушка” балалар бакчасы (1992 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, Ашыт участок урманчылыгы, христиан зиратында кәшәнә (1778 елдан), мәчет (2012 елдан); мәдәният йорты каршында “Юмор һәм сатира” театр коллективы (2000 елдан) эшли.

Авылның көньяк-көнчыгыш читендә төзекләндерелгән чишмә бар, җирле халык авылның нигезләнүен шул чишмә белән бәйләп карый (авылның нигезләнүенә 300 елдан артык).

Авыл янында археология истәлеге – Алан-Бәксәр торулыгы (таш гасырның мезолит дәвере) табыла.

Күренекле кешеләре

А.Ф.Гаврилов (1924 – 2011) – “Новая жизнь” колхозы рәисе (25 елдан артык), Кызыл Йолдыз, Почет билгесе орденнары кавалеры.

Халык саны

1763 елда – 63 ир-ат;
1859 елда – 455,
1897 елда – 831,
1908 елда – 1024,
1920 елда – 869,
1926 елда – 895,
1938 елда – 1014,
1949 елда – 834,
1958 елда – 510,
1970 елда – 316,
1989 елда – 303,
2002 елда – 353,
2010 елда – 327,
2017 елда – 313 кеше (татарлар – 70%, руслар – 26%, төрекмәннәр – 2,2%, әрмәннәр – 1,5% һ.б.).