Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигезләнә. Олы Айбаш атамасы белән дә мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, балта эше, мич чыгару, итек тегү кәсепчелеге тарала.

Мәчет беренче мәртәбә 1858 елда искә алына. ХХ йөз башында 1864 елда салынган тузган мәчет урынында яңа мәчет төзелә (совет чорында мәчет бинасында клуб урнаша; дини архитектура истәлеге; хәзер мәчет буларак файдаланыла).

1878 дә авылда мәдрәсә (1909 елгы мәгълүматлар буенча, XVI йөз ахырында ачыла) һәм җил тегермәне, ХХ йөз башында 4 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1927,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Суыксу волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Айбаш авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1932 елда авылда “Октябрьнең 13 еллыгы” исемендәге колхоз оештырыла. 1959–1993 елларда – “Урал” колхозы (авылда колхоз идарәсе урнаша), 1993–1999 елларда – “Урал” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2011 елдан – “Татмелиорация – Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1934 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1964 елда – сигезьеллык, 1974 елда – урта, 2017 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда шулай ук мәдәният йорты (1964 елда бина төзелә), китапханә (1970 елдан), “Кояш” балалар бакчасы (1980 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, ветеринария пункты, мәчет (ХХ йөз башы) бар.

Мәдәният йорты каршында “Нур” театр коллективы, “Сердәш” фольклор ансамбле (икесе дә – 1994 елдан) эшли.

Авылның көньяк-көнчыгыш читләре буйлап төбәк әһәмиятендәге, ландшафт юнәлешендәге “Чулпан” табигый саклаулыгы чикләре уза. Авыл янында чишмәләр – “Ташлы чишмә”, “Тау асты чишмәсе”, “Куш чишмә”, “Каран чишмәсе” бар.

Авыл янында эпиграфика истәлеге – Айбаш кабер ташы (Казан ханлыгы чоры) табыла.

Күренекле кешеләре

Ю.С.Вәлиев (1925–2009) – икътисадчы, ТАССР Министрлар Советы рәисе урынбасары (1972–1983 еллар), беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, ике тапкыр Хезмәт Кызыл байрагы орденнары кавалеры;

Ә.Д.Дәүләтшин (1927–2011) – ТАССРның атказанган мәктәп укытучысы (30 ел – мәктәп директоры).

Халык саны

1782 елда –175 ир-ат;
1859 елда – 655,
1878 елда – 891,
1897 елда – 994,
1908 елда – 1086,
1920 елда – 986,
1926 елда – 1080,
1938 елда – 937,
1949 елда – 763,
1958 елда – 666,
1970 елда – 592,
1989 елда – 344,
2002 елда – 347,
2010 елда – 339,
2017 елда – 307 кеше (татарлар).