Тарихы

Зөя Троица-Сергий монастыре җирләрендә 1592 еллар тирәсендә нигез салына.

1764 елда җирле халык – экономик, соңыннан дәүләт крәстияннәре катлавына күчерелә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, бурлаклык (XIX йөзнең икенче яртысына кадәр).

Алар белән беррәттән төзелештә кулланыла торган бут ташы чыгаралар (бут ташы алу өчен хәтта Астраханьнан киләләр, аны эшкәртү Казан ханлыгы чорында ук башлана), шулай ук известь һәм гипс яндыру белән шөгыльләнәләр. Таш башта – ачык ысул белән, соңрак өч штольняда чыгарыла.

Известьташ яндыру һәм сүндерелмәгән известь алу өчен гади чүлмәк мичләр төзиләр. XIX йөз ахырында җитештерү камилләштерелә – ике кирпеч газ-генераторлы мич салынганы билгеле (шуларның берсе тулысынча сакланган; сәнәгать архитектурасы истәлеге).

1882 елда эшмәкәр Е.М.Гордеева Россиядә беренче тапкыр нефть кудыру калдыкларыннан керосин җитештерүне оештыра.

1915–1916 елларда беренче тапкыр шартлаткыч матдәләр эшләп чыгару өчен каталитик пиролиз алымы белән хуш исле углеводородлар (бензол һәм толуол) алу җайга салына.

1895 елда “И.П.Оконишников и сыновья” сәүдә йортының хуҗасы Казан сәүдәгәре И.П.Оконишников тарафыннан төбәктә иң зур беренче пар тегермәне ачыла, анда Швейцария “Бюлер” фирмасының иң яңа җиһазлары куела (җитештерүчәнлеге – елга 1280 мең пот бодай, бодай онының алты сорты, манный ярмасы һәм көрпә эшләп чыгарыла). Эшләп чыгарылган продукциясенең бик яхшы сыйфаты өчен Себер-Урал һәм Париж сәнәгать күргәзмәләрендә алтын медальләргә лаек була.

1889 елда – катнаш бер сыйныфлы земство мәктәбе (үз бинасында урнаша, сәүдәгәр И.П.Оконишников акчасына тотыла; 1890 елда – 43 ир бала һәм 23 кыз бала, 1893 елда – 35 ир бала һәм 23 кыз бала, 1895 елда – 31 ир бала һәм 19 кыз бала, 1906 елда – 30 ир бала һәм 25 кыз бала, 1909 елда 25 ир бала һәм 14 кыз бала укый) ачыла.

XX йөз башында авылда шулай ук сульфат заводы, су һәм 4 җил тегермәне, 4 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1482 дисәтинә тәшкил итә.

Халкы Николай Чудотворец чиркәве приходына карый (Югары Ослан авылы).

1918 елның августында Чех легионерлары һәм Комуч армиясе гаскәрләре тарафыннан басып алына; 6 сентябрьдә Кызыл Армия гаскәрләре тарафыннан һөҗүм итү операциясе барышында азат ителә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Югары Ослан волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында.

1927 елның 14 февраленнән – Зөя, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Печище авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1918 елда И.П.Оконишников тегермәне национализацияләнә һәм төрле исемдә (“Красная кормилица”, 1930 еллардан – “1 нче Дәүләт тегермәне”) өзлексез эшләвен дәвам итә һәм тагын йөз ел дәвамында эшли. 2018 елда онның биш сортын һәм ярманың ике төрен эшләп чыгаручы республиканың иң борынгы он тарту предприятиеләре (псевдоготик мотивлар белән романтик стильдәге сәнәгать архитектурасы истәлеге) реконструкцияләү өчен ябыла.

1920 еллар башында авылда “Красный известняк” артеле карамагында известьташ яндыру заводы кабат эшли башлый, 1932 елга кадәр – ачык, аннары шахта ысулы белән чыгарыла (1980 еллар башында ябыла). Мичләрне яндыру калдыклары Идел ярында хәзергә кадәр сакланган.

1930 елда “13 год Октября” колхозы оештырыла, 1951 елдан – Киров исемендәге колхоз, 1958 елдан “Путь к коммунизму” колхозы (Югары Ослан авылы) составында (1970–1997 елларда “Услонский” совхозы, 1997–2007 елларда “Агрохимсервис” акционерлык җәмгыятенең “Химик” ярдәмче хуҗалыгы).

Халкы бакчачылык белән шөгыльләнә, “Татарстан бөртеклеләр технологияләре” акционерлык җәмгыятенең ашлык саклау предприятиеләрендә һәм “Агротранспорт” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елда земство мәктәбе җирлегендә башлангыч мәктәп ачыла, 1930 елларда тулы булмаган урта мәктәп (1960 елларда һәм 1990 елда яңа биналар төзелә).

Авылда шулай ук мәдәният йорты, китапханә (1967 елдан мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Мәдәният йорты каршында “Калинушка” рус җырлары ансамбле (1999 елдан, 2016 елдан “халык” исемен ала, оештыручысы – Л.С. Хөснуллина), “Волгари” вокаль-инструменталь ансамбле (2000 елдан), “Табакерка” театр коллективы (2010 елдан) эшли.

1975 елда И.П.Оконишников тегермәненең элеккеге конторасы бинасында (1890 еллар ахыры, классицистик юнәлештә эклектика стилендәге архитектура истәлеге; хәзер икмәк продуктлары комбинатының хакимият бинасы) Белоруссия ССРның халык язучысы Янка Купаланың (И.Д.Луцевич) мемориаль музей-фатиры ачыла, ул анда 1941 елның 13 ноябреннән 1942 елның 18 июненә кадәр эвакуациядә яши.

Экспозиция мәйданы 80 кв. метр, 700 саклау берәмлеге бар. Музейда шагыйрь фатиры интерьеры яңадан булдырылган, аның шәхси әйберләре, китаплары, документлар куелган.

Экспозициянең башка бүлекләре авыл һәм “И.П.Оконишников и сыновья” сәүдә йорты тарихына, тау эшләре производствосын үстерүгә багышлана.

Авыл тирәсендә табигать истәлекләре – Печище геологик киселеше (1972 ел), Ташлы ерым (1986 ел), Черёмушки ерымы (1986 ел) урнашкан.

Күренекле кешеләре

Л.Н.Мельников (1947 елда туган) – спортчы-парашютчы, СССРның халыкара класслы спорт остасы, дөнья рекордсмены, тренер.

Халык саны

1646 елда – 203,
1782 елда – 248 ир-ат;
1859 елда – 575,
1897 елда – 847,
1908 елда – 996,
1920 елда – 1130,
1926 елда – 1115,
1938 елда – 1708,
1949 елда – 1841,
1958 елда – 2207,
1970 елда – 1850,
1979 елда – 1745,
1989 елда – 1071,
2002 елда – 909,
2010 елда – 757,
2017 елда – 820 кеше (руслар – 62,8%, татарлар – 33,9%).