Административ-территориаль буйсынуы

1924 елда нигез салына.

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Зөя кантоны Тәмте волостенда. 1927 елның 14 февраленнән – Тәмте, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1935 елның 10 февраленнән – Тәмте, 1958 елның 16 июленнән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Шылаңгы авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда поселокта “Кызыл Байрак” колхозы оештырыла, 1950 елдан поселок “Луч Октября” колхозы (Шылаңгы авылы) составында (1970 елда шул ук исемдәге совхоз итеп үзгәртелә; 1992–2010 елларда – “Казаноргсинтез” гаммәви акционерлык җәмгыятенең “Лус синтез” ярдәмче хуҗалыгы).

Халкы “Заволжье” агросәнәгать комплексы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылга беренче килеп урнашучылар арасында Әхмәровлар гаиләсе була, аларның берсе – Шиһаб – татар композиторы С.З.Сәйдәшевнең тәрбиячесе һәм рухи остазы.

Поселок иҗат интеллигенциясе вәкилләренең ял итү урыны санала. 1920 –1940 елларда Әхмәровлар йортында композитор С.Сәйдәшев яши, Ш.Әхмәровка язучылардан Г.Кутуй, Ш.Камал, Һ.Такташ, Г.Ибраһимов, М.Корбангалиев, галимнәрдән Г.Х.Камай, З.И.Малкин килеп йөри.

1965 елдан 2008 елларга кадәр поселокта башлангыч мәктәп эшли.

1999 елда күренекле Казан архитекторлары М.Х. һәм Т.М. Агишевлар проекты буенча, “Казаноргсинтез” гаммәви акционерлык җәмгыятенең финанс ярдәме белән ике манаралы мәчет төзелә.

Шулай ук китапханә (1960 елдан), клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Клуб каршында 2010 елдан “Туган тел” вокаль ансамбле эшли.

2002 елда поселокта композитор С.Сәйдәшевкә мемориаль таш куелган, 2000 елдан (ел саен) аның истәлегенә “Сәйдәш аланы” музыка бәйрәме уздырыла.

Поселок тирәсендә табигать истәлеге – Казан һәм Уржум ярусларының стратиграфик киселеше урнашкан (2009 ел).

Күренекле кешеләре

Ф.Б.Әкбәрова (1952 елда туган) – драма  актрисасы, ТРның халык артисты;

Н.И.Галиуллин (1965 елда туган) – невролог, медицина фәннәре кандидаты, РТРның атказанган табибе, ТР Дәүләт бүләге лауреаты;

А.Х.Хәйруллина (1921–2004) – актриса, педагог, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның Тукая исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1926 елда – 120,
1949 елда – 203,
1958 елда – 330,
1970 елда – 276,
1979 елда – 220,
1989 елда – 170,
2002 елда – 120,
2010 елда – 76,
2017 елда – 93 кеше (татарлар).