Нигезләнүе

Шәһәр 2012 елның 9 июнендә нигезләнә. 2015 елның 9 июнендә РФ Премьер-министры Д.А.Медведев һәм ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында беренче бина нигезенә киләчәк буыннарга мөрәҗәгать язылган капсула салына һәм рәсми рәвештә ачыла.

Торак пункт статусында РФ Хөкүмәте карары белән 2013 елның 30 апрелендә поселок буларак теркәлә (ТР Дәүләт Советының 2012 елның 24 декабреннән булган карары нигезендә), 2014 елның 13 декабреннән шәһәр, берүк исемдәге шәһәр җирлеге составында, гомуми мәйданы 2025,5 гектар, шул исәптән шәһәр – 1274,5 гектар.

Хуҗалык итү рәвеше

Шәһәр территориясендә “Иннополис” техник – гамәлләштерү тибындагы махсус икътисади зона урнашкан, анда мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге компанияләр, А.С.Попов исемендәге административ-эшлекле үзәк офислары (2200 хезмәткәргә исәпләнгән, 43000 кв метр мәйданлы технопарк) бар, аларга салымга һәм башка ташламалар ясалган.

Мәгариф

Шәһәрдә шулай ук университет урнашкан, анда мәгълүмати технологияләр һәм робот техникасы өлкәсендә белгечләр әзерләнә һәм фәнни тикшеренүләр уздырыла, 7–11 класс укучылары өчен лицей-интернат (2016 елдан), урта мәктәп (2016 елдан), балалар бакчасы (2016 елдан), медицина һәм спорт үзәкләре эшли.

Халык саны

2017 елда – 102 кеше.