Тарихы

1840 еллар тирәсендә алпавыт хатын Е.П.Теренина тарафыннан нигез салына, ул Введенский Бистәсе авылыннан үзенең крепостной крәстияннәренең бер өлешен авыл тирәсенә күчереп утырта.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1901 елда авылда грамотага өйрәтү мәктәбе ачыла, соңрак катнаш бер сыйныфлы земство мәктәбе итеп үзгәртелә (1902 елда 10 ир бала һәм 6 кыз бала, 1906 елда –7 ир бала һәм 5 кыз бала, 1909 елда – 14 ир бала һәм 3 кыз бала, 1912 елда 14 ир бала һәм 16 кыз бала укый).

XX йөз башында 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 259 дисәтинә тәшкил итә.

Авыл халкы Введение в храм Пресвятой Богородицы чиркәве (Введенский Бистәсе) приходына керә.

1930 елларда авылга Чуашстаннан кешеләр килеп урнаша.

Авыл зиратында бомбардировщик Пе-2 экипажы җирләнә, ул Чистай шәһәреннән фронтка китешли 1942 елның 16 декабрендә начар һава шартларында һәлакәткә очрый, авыл янына мәҗбүри төшеп утыра. Командир А.И.Завьялов, штурман А.А.Суров, укчы-радист В.П.Евсеев һәлак була, механик Г.Е.Шарай исән кала, Пустые Моркваши госпиталендә дәвалана.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Юмат волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Зөя, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Введенский Бистәсе авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Восточная звезда” һәм “Ленинский путь” колхозлары оештырыла, соңрак “Ленинский путь” колхозына берләшәләр. 1950 елдан авыл Калинин исемендәге колхоз (Введенский Бистәсе авылы) (1957 елдан “Сияжский” совхозы, 1997– 2001 елларда “Свияжский” агросоюзы) составында.

Халкы кырчылык һәм бакчачылык белән шөгыльләнә.

Халык саны

1859 елда – 133,
1897 елда – 156,
1908 елда – 175,
1920 елда – 300,
1926 елда – 334,
1938 елда – 335,
1949 елда – 175,
1958 елда – 206,
1970 елда – 158,
1979 елда – 80,
1989 елда – 28,
2002 елда – 22,
2010 елда – 16,
2017 елда – 23 кеше (руслар, чуашлар).