- РУС
- ТАТ
Эчтәлек
Олы Мәми
Татарстанның Югары Ослан районындагы авыл. Югары Ослан авылыннан 50 км көньяк-көнбатыштарак, Мәми елгасы буенда урнашкан
XVI йөздәге мәҗүси чуашлар торулыгы урынында XVIII йөздә нигез салына.
1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элеккеге ясаклылар, чукындырылган чуашлар һәм руслар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек һәм бакчачылык, шулай ук мичкә ясау, тимерчелек, йон тетү, тире иләү, чана, арба-тәгәрмәч ясау кәсепчелеге тарала.
1870 елда грамотага өйрәтү мәктәбе ачыла (6 елдан соң ябыла), 1884 елда кабат ачыла, 1886 елда земство мәктәбе итеп үзгәртелә: 1893 елда – 48 ир бала һәм 14 кыз бала, 1906 елда – 49 ир бала һәм 14 кыз бала, 1912 елда 64 ир бала һәм 16 кыз бала укый. Мәктәп каршында китапханә эшли.
1887 елда чуашлар өчен Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе ачыла, XIX йөз ахырында бүтән авылга күчерелә.
1892–1894 елларда Түбән Осланнан суднолар хуҗасы һәм сәүдәгәр И.К.Савин һәм приход халкы акчасына Изге Гурий борадәрлеге мәктәбендә укучылар башлангычы белән агачтан Александр Невский чиркәве төзелә (классицистик юнәлештәге эклектика стилендә дини архитектура истәлеге).
XX йөз башында 3 су һәм 3 җил тегермәне, 2 тимерче алачыгы, 2 ярма яргыч, 5 бакалея кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2914 дисәтинә тәшкил итә.
Авылда шулай ук иске дин тарафдарлары яши (35 кеше).
1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Ивановка волостенда, 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елны 14 февраленнән – Тәмте, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1935 елның 10 февраленнән – Тәмте, 1958 елның 16 июленнән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.
Хәзер Олы Мәми авыл җирлеге үзәге.
Күмәкләштерү елларында авылда Молотов исемендәге колхоз оештырыла, 1950 елда аңа Калинин исемендәге колхоз (Рассвет поселогы, хәзер юк) кушыла, 1957 елдан авыл “Приволжский” совхозы (Мәйдан авылы) составында, 1979 елдан “Дальний” совхозының үзәк утары (1998–2018 елларда “Надежда” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте).
Халкы “Югары Ослан” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларында яшелчәчелек белән шөгыльләнә.
1918 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (1921 елда анда түләүсез туклану пункты урнаша; 1920 елларда ликбез курслары эшли), 1936 елда – тулы булмаган урта, Бөек Ватан сугышы елларында – башлангыч, 1963 елда – тулы булмаган урта, 1996 елда урта (1994 елда ике катлы яңа бина төзелә) мәктәп итеп үзгәртелә; уку өе (мул тормышлы крәстиян Е.Гордеев йортында) була.
Авылда фельдшер-акушерлык пункты, китапханә (1958 елдан уку өе җирлегендә), мәдәният йорты (1958 елда клуб буларак ачыла, 1994 елда яңа бина төзелә) бар.
Мәдәният йорты каршында “Миниатюра” балалар театр коллективы (2012 елдан) һәм “Рябинушка” вокаль ансамбле (2016 елдан) эшли.
Авылда элеккеге агач рухани йорты сакланган (1894 ел), анда 2000 еллар башына кадәр медпункт урнашкан була.
А.А.Гаврилов (1904–1982) – гвардия кече лейтенанты, укчылар взводы командиры, Советлар Союзы Герое, Ленина ордены кавалеры (ике тапкыр), 2015 елда аның истәлегенә туган авылында обелиск куела;
А.Е.Сидоров (1924–2001) – рәссам, Украинаның атказанган рәссамы, СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы, Бөек Ватан сугышында катнаша.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.