Административ-территориаль буйсынуы

1929 елда нигезләнә.

Нигезләнгән вакыттан ТАССРның Чаллы кантоны Мыс Чаллысы волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы (1976 елның 20 апреленнән – Тукай) районында.

Хәзер – Князево авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда «Татарстан» совхозы оештырыла. 1957 елда аңа Казиле, Калиновка, Күперле, Суровка, Тогаево, Чыршылы, Князево, Яңа Троица, Шилнәбаш, Шөкрәле авыллары кушыла (үзәк утары – «Татарстан» совхозы поселогы). 1998 елдан поселокта – «Татарстан» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдан «Феникс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1947 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1978 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (бина Князево авылыннан күчерелә). Мәктәп каршында Бөек Ватан сугышы музее эшли (нигезләүчесе – Л.А.Новикова).

Поселокта балалар бакчалары (1977, 2015 еллардан), мәдәният йорты (1976 елдан), китапханә (1975 елдан), табиблык амбулаториясе, «Нур» мәчете (2007 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Русский звон» вокаль, «Умырзая» хореография коллективлары эшли.

Халык саны

1938 елда – 253,
1949 елда – 209,
1958 елда – 160,
1970 елда – 83,
1989 елда – 2559,
2002 елда – 2607,
2010 елда – 2689,
2020 елда – 2803 кеше (татарлар – 51%, руслар – 40%).