Тарихы

1735 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Семякова, Семенклеева буларак та искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы асабалар һәм типтәрләр катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1808,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Нөркәй волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән – Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән – Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән – Минзәлә, 1984 елның 4 июненнән Тукай районында.

Хәзер – Сәмәкәй авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда «Ленар» колхозы оештырыла (1952 елда аңа Күгәш авылы керә, үзәк утары – Сәмәкәй авылы). 1959 елда, Сәет, Оргыды авыллары кушылганнан соң, хуҗалыкның исеме «Авангард» дип үзгәртелә (үзәк утары – Сәмәкәй авылы), 1961 елдан кабат «Ленар» колхозы дип атала (үзәк утары – Сәмәкәй авылы). 1989 елда Сәет һәм Оргыды авыллары мөстәкыйль «Ирек» колхозы булып бүленеп чыгалар (үзәк утары – Сәет авылы). 1997 елдан авылда – «Ленар» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдант «Кама» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1926 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1935 елда – җидееллык, 1952 елда – сигезьеллык, 1986 елда – урта (1995 елда яңа бина төзелә), 2004 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1995 елда мәктәптә туган якны өйрәнү музее оештырыла (нигезләүчесе – Л.Р.Сәгыйтова).

Авылда балалар бакчасы (1963 елдан), мәдәният йорты, китапханә (икесе дә – 1992 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, «Өркәнәй» мәчете (1990 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Зиләйлүк» фольклор ансамбле эшли.

Күренекле кешеләре

Ф.Г.Хәкимова (1917–1979) –ТАССРның социаль тәэминат министры (1959–1977), Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры;

Шаһиәхмәд әс-Симәки (1787–1837) – дин эшлеклесе, Г.Курсави шәкерте, мөселман хокукы – фикъһ буенча хезмәтләр авторы..

Халык саны

1795 елда – 110,
1816 елда – 117 ир-ат;
1834 елда – 373,
1859 елда – 306,
1870 елда – 799,
1897 елда – 1133,
1920 елда – 1462,
1926 елда – 1182,
1938 елда – 833,
1949 елда – 557,
1958 елда – 504,
1970 елда – 558,
1979 елда – 396,
1989 елда – 300,
2002 елда – 320,
2020 елда – 302 кеше (татарлар).