Тарихы

XVIII йөзнең беренче яртысында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Таулы Дөреш, Кече Дөреш буларак та искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык тарала.

1870 елгы мәгълүматлар буенча авылда мәчет, мәктәп, 2 су тегермәне эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 656, 4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Язикәү волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән – Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән – Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән – Сарман, 1984 елның 4 июненнән Тукай районында.

Хәзер – Иске Дөреш авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда «Яңалиф» колхозы оештырыла. 1955 елда хуҗалыкның исеме 19 нчы партсъезд исемендәге колхоз дип үзгәртелә. 1958 елдан – Ленин исемендәге (үзәк утары – Иске Дөреш авылы), 1960 елдан – Тукай исемендәге (үзәк утары – Иске Дөреш авылы), 1998 елдан – Тукай исемендәге җитештерү кооперативы, 2006 елдан шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. Хәзерге вакытта «Фәррахов», «Шиһапов» крестьян-фермер хуҗалыклары эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1926–1997 елларда – башлангыч мәктәп, 1950–2010 елларда клуб эшләп килә.

Авылда фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2007 елдан), дендропарк (җирле эколог Р.Мөхәммәдьяров башлангычында оештырыла) бар.

Авыл янында төзекләндерелгән «Рәүф чишмәсе» урнашкан.

Күренекле кешеләре

Ф.С.Бикчурина (1935 елда туган) – туфрак белгече, биология фәннәре кандидаты;

М.Ф.Хәсәнов (1942–?) – географ, геолог, геология-минералогия фәннәре кандидаты, Көнбатыш Себер җитештерү фәнни-тикшеренү институтының төзелештә инженерлык тикшеренүләре буенча директоры (1981–1994).

Халык саны

1834 елда – 273,
1859 елда – 508,
1870 елда – 608,
1897 елда – 847,
1920 елда – 756,
1926 елда – 419,
1938 елда – 492,
1949 елда – 370,
1958 елда – 300,
1970 елда – 225,
1979 елда – 165,
1989 елда – 108,
2002 елда – 382,
2010 елда – 427,
2020 елда – 384 кеше (татарлар).