Административ-территориаль буйсынуы

1924 елда нигезләнә.

Нигезләнгән вакыттан ТАССРның Чаллы кантоны Әхмәт волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы (1976 елның 20 апреленнән – Тукай) районында.

Хәзер – Мусабай-Завод авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Дон» колхозы оештырыла (беренче рәисе – А.Моратов). 1950 елдан авылда – «Марс» колхозы (үзәк утары – Мусабай-Завод авылы), 1959 елдан – М.Җәлил исемендәге колхоз (үзәк утары – Мусабай-Завод авылы), 1996 елдан – шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2007 елдан «Агросила-Групп» акционерлык җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча терлекчелек һәм үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1938–1978 елларда – башлангыч мәктәп, 1933–2015 елларда клуб эшли. Авылда фельдшер-акушерлык пункты (2000 елдан) бар.

Халык саны

1938 елда – 285,
1949 елда – 229,
1958 елда – 192,
1970 елда – 198,
1979 елда – 136,
1989 елда – 89,
2002 елда – 103,
2010 елда – 123,
2020 елда – 111 кеше (татарлар).