- РУС
- ТАТ
Татарстанның Тукай районындагы авыл, Шилнә елгасы буенда, Чаллы шәһәреннән 20 км көнчыгыштарак урнашкан
1773 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Азьмекеево, Пустошь Исекеева исемнәре белән искә алына.
XVIII–XIX йөзләрдә халкы дәүләт крестьяннары һәм асабалар катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук камчы үрү тарала.
1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет, мәдрәсә, су тегермәне була. XX йөз башында икмәк саклау-сату кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 527,2 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Макарьевка волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы (1976 елның 20 апреленнән – Тукай) районында. Хәзер – Әҗмәкәй авыл җирлегендә.
1929 елда «Алга» колхозы оештырыла. 1958 елдан авылда – «Гигант» колхозы (үзәк утары – Иске Гәрдәле авылы), 1972 елдан – шул ук исемдәге совхоз (үзәк утары – Яңа поселок), 1995 елдан – җитештерү кооперативы, 2006 елдан җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеэшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
Авылда мәдәният йорты (1968 елдан), китапханә, «Миләшкәй» балалар бакчасы (2020 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2015 елдан), мәчет (1995 елдан) бар.
З.З.Закиров (1918–1985) – авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыручы, ТАССРның атказанган зоотехнигы, «Гигант» совхозы директоры (1953–1973), Ленин ордены, Октябрь Революциясе, икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры, Бөек Ватан сугышы ветераны;
Г.С.Зарипов (1947 елда туган) – авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, ТАССРның, РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, «Ворошиловский» совхозы (1982 елдан), шул ук исемдәге акционерлык җәмгыяте (2003–2010) директоры, «Знак Почет билгесе» ордены кавалеры, Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы.
1795 елда – 80 ир-ат;
1859 елда – 580,
1897 елда – 962,
1913 елда – 1207,
1922 елда – 990,
1926 елда – 793,
1938 елда – 723,
1949 елда – 663,
1958 елда – 486,
1970 елда – 488,
1979 елда – 385,
1989 елда – 189,
2002 елда – 163,
2010 елда – 249,
2020 елда – 850 (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.