Административ-территориаль буйсынуы

XIX йөздә нигезләнә.

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Бишенде-Останково волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1935 елның 10 февраленнән – Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән – Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән – Минзәлә, 1984 елның 4 июненнән – Тукай районында.

Хәзер – Иске Абдул авыл җирлегендә.

Халык саны

1870 елда – 187,
1913 елда – 281,
1920 елда – 282,
1926 елда – 239,
1938 елда – 252,
1949 елда – 145,
1958 елда – 103,
1970 елда – 83,
1979 елда – 34,
1989 елда – 7,
2002 елда – 9,
2010 елда – 10,
2020 елда– 11 кеше (руслар).