Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысында нигезләнә. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт һәм удел (1830 еллардан) крестьяннары катлауларына бүленә, лашман йөкләмәсен башкара. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1863 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була, 1897 елда мәдрәсә ачыла.

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, 2 мәчет, 2 мәдрәсә, 10 сәүдә-оешмасы эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 458,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Сембер өязе Сөендек волосте үзәге була. 1920 елдан – ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Буа, 1935 елның 25 гыйнварыннан – Будённый, 1938 елның 4 августыннан – Олы Тархан, 1959 елның 12 октябреннән – Тәтеш районында.

Хәзер – Сөендек авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Янга тормыш» колхозы оештырыла. 1970 елдан, Бурцево авылы (хәзер сакланмаган) һәм Башчы авыллары кушылганнан соң, Энгельса исеме белән атала, 1991 елда «Маяк» колхозы (үзәк утары – Башчы авылы) бүленеп чыга. 1995 елдан авылда – «Сөендек» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2004–2009 елларда «Зөя» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча крестьяе-фермер хуҗалыгында авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә (терлекчелек, үсемлекчелек).

1973–2005 елларда авыл янында сәнәгый күләмнәрдә фосфоритлар чыгарыла (чыганаклар 1931 елда һәм 1983–1985 елларда тикшерелә).

Мәгариф һәм мәдәният

Совет хакимиятенең беренче елларында башлангыч мәктәп ачыла, 1939 елда – тулы булмаган урта (1961 елда кадәр – җидееллык, аннан соң – сигезьеллык), 1988 елда – урта, 2011 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә, 2018 елда ябыла.

Авылда мәдәният йорты (2014 елдан – мәктәп бинасында), китапханә (1932 елда кызыл почмак буларак ачыла, 1953 елдан – хәзерге статуста), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1994 елдан), шулай ук төзекләндерелгән чишмә бар, август ахырында аның янында җирле «Әниләр чишмәсе» бәйрәме уздырыла.

Авыл янында археология истәлекләре – Сөендек I, II авыллыклары (Имәнкискә культурасы, монголларгача чор болгар ядкәре) табыла.

Күренекле кешеләре

С.М.Максудов (1904–1981) – шагыйрь, тәрҗемәче, БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөек Ватан сугышында катнашучы;

М.Ш.Мортазин (1875–1938) – журналист, дин эшлеклесе.

Халык саны

1859 елда – 705,
1897 елда – 1079,
1913 елда – 1355,
1920 елда – 1498,
1926 елда – 1612,
1938 елда – 1571,
1949 елда – 1135,
1958 елда – 869,
1970 елда – 1218,
1979 елда – 584,
1989 елда – 416,
2002 елда – 350,
2010 елда – 319,
2021 елда – 179 кеше (татарлар).