- РУС
- ТАТ
Татарстанның Тәтеш районындагы авыл, Тәтеш–Ульяновск автомобиль юлы буенда, Тәтеш шәһәреннән 29 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан
1710 елдан мәгълүм. 1860 елларга кадәр халкы удел (1797 елга кадәр – сарай) крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
1865 елда Николай Чудотворец, архистратиг Михаил һәм Благовещение Пресвятой Богородицы аталышлы янкормалары белән дүрт престоллы агач Троица чиркәве төзелә (сакланмаган).
1875 елда Сембер губернасының халык училищелары инспекторы И.Н.Ульянов җитәкчелегендә чиркәү-приход мәктәбе ачыла.
XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 1813,3 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Сембер өязе Олы Тархан волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш, 1938 елның 4 августыннан – Олы Тархан, 1959 елның 12 октябреннән – Тәтеш районында.
Хәзер – Киртәле авыл җирлеге үзәге.
1930 елда «Новый путь» колхозы оештырыла (аңа шулай ук Васильевка һәм Красный Восток авыллары да керә). 1944 елда Молотов исемендәге, Каганович исемендәге колхозлар (икесе дә – Киртәле авылында), «Красный восток» колхозы (үзәк утары – Красный Восток авылы) бүленеп чыга, 1950 елда алар кабат «Новый путь» колхозына берләштерелә; 1961 елда, «Красное знамя» колхозы (үзәк утары – Кадыш авылы) белән берләштерелгәннән соң, хуҗалык «Красное знамя» дип атала (1980 елларда үзәк утар Кадыш авылында урнаша); 1995–2006 елларда авылда шул ук исемендәге күмәк предприятие эшли.
Халкы башлыча «Агро-Союз» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, крестьян-фермер хуҗалыгында авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә (үсемлекчелек).
1918 елда чиркәү-приход мәктәбе – башлангыч, 1966 елда – тулы булмаган урта, 1993 елда урта мәктәп (шул ук елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә. 1998 елда мәктәптә мордва мәдәнияте тарих-төбәкне өйрәнү музее оештырыла (беренче җитәкчесе – О.Д.Никушина).
Авылда мәдәният йорты (1972 елдан), китапханә (1918 елда уку өе буларак ачыла), фельдшер-акушерлык пункты, Архангел Михаил гыйбадәт йорты (2011 елдан) бар.
Мәдәният йорты каршында «Чивгоня» фольклор ансамбле эшли (2005 елдан). 1989–2021 елларда «Солнышко» балалар бакчасы эшләп килә.
Авыл янында археология истәлекләре – Киртәле I, II табылдыклары (Имәнкискә культурасы, монголларгача чор болгар ядкәре), Киртәле I, II, III авыллыклары (Имәнкискә культурасы, гомумболгар ядкәре), Киртәле торулыгы (Казан яны культурасы), Киртәле шәһәрлеге (монголларгача чор болгар ядкәре) табыла.
А.Ф.Әбдрәшитова (1962 елда туган) – Мордовия Республикасының «Умарина» дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты (1984–1989), Мордовия Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Мордовия Республикасы Башлыгы бүләге лауреаты.
1859 елда – 917,
1880 елда – 1215,
1913 елда – 1585,
1926 елда – 1722,
1938 елда – 1234,
1949 елда – 852,
1958 елда – 881,
1970 елда – 915,
1979 елда – 735,
1989 елда – 570,
2002 елда – 483,
2010 елда – 435,
2021 елда – 359 кеше (мордвалар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.