Тарихы

1678 елдан мәгълүм. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, тегүчелек тарала.

1880 елларда авыл җәмәгатенең имана җире 2332,8 дисәтинә тәшкил итә.

1887 елда сәүдәгәр Д.И.Стахеев акчасына земство училищесы бинасы төзелә, 1888 елда анда алтарь өлеше җиһазландырыла, гыйбадәтләр уздырыла башлый. XX йөз башында Спас чиркәве, кәшәнә, Халык мәгарифе министрлыгы мәктәбе, чиркәү-приход хатын-кызлар мәктәбе, икмәк саклау-сату кибете, 2 су тегермәне, 2 тимерчелек, 2 ярма яргыч, шәраб кибете һәм 3 бакалея кибете эшли.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Әхмәт волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы (1976 елның 20 апреленнән – Тукай) районында.

Хәзер – Борды авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «13 лет Октября» колхозы оештырыла (беренче рәисе – П.Е.Селивёрстов). 1956 елда, Бордыбаш, Җәйләү авыллары кушылганнан соң, хуҗалык – Ленин исемендәге колхоз (үзәк утары – Борды авылы), 1960 елда – «Правда» колхозы (үзәк утары – Борды авылы) итеп үзгәртелә. 1970 елдан авылда – «Чулпан» совхозы (үзәк утары – Борды авылы), 2001 елдан – «Борды» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2009 елдан «Тукай азык-төлек корпорациясе» эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1925 елда крестьян яшьләр мәктәбе ачыла, 1936 елда – җидееллык, 1960 елда – сигезьеллык, 1981 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (1983 елда яңа бина төзелә). 1965 елда мәктәптә төбәкне өйрәнү музее оештырыла (нигезләүчесе – П.А.Кузьмин).

Авылда балалар бакчасы (1966 елдан, 2003 елдан – мәктәп бинасында), мәдәният йорты (1983 елдан), китапханә (1956 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, Нерукотворного образа Спасителя гыйбадәтханәсе (2005 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Борды» фольклор ансамбле эшли (1995 елдан, 2010 елдан – халык ансамбле, нигезләүчесе – Н.Я.Касакина).

Авыл янында төзекләндерелгән чишмә урнашкан.

Халык саны

1795 елда – 214 ир-ат;
1870 елда – 838,
1897 елда – 1221,
1920 елда – 1716,
1926 елда – 1378,
1938 елда – 1326,
1949 елда – 877,
1958 елда – 852,
1970 елда – 883,
1979 елда – 665,
1989 елда – 533,
2002 елда – 509,
2010 елда – 591,
2020 елда – 553 кеше (керәшен татарлар).