- РУС
- ТАТ
Татарстанның Тәтеш районындагы авыл, Үләмә елгасының уң кушылдыгы Кече Үләмә елгасы буенда, Тәтеш шәһәреннән 10 км төньяктарак урнашкан
XVII йөз башыннан мәгълүм. Башта Тәтеш Покров монастыре милкендә була, 1640–1650 еллар чигендә Сембер Спас хатын-кызлар монастырена тапшырыла.
1764 елда халкы – экономик крестьяннар, соңрак дәүләт крестьяннары катлавына күчерелә. Бу чорда аларның төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук балыкчылык, балта эше, чүлмәкчелек, тимерчелек, мичкә ясау, буяу-ману эше, тукучылык тарала.
1891 елда бер сыйныфлы катнаш чиркәү-приход мәктәбе ачыла (1893 елда – 10 ир бала һәм 3 кыз бала, 1903 елда – 19 ир бала һәм 10 кыз бала, 1915 елда 24 ир бала һәм 26 кыз бала укый).
Авылда чиркәү төзелгәнче халкы Монастырский авылының Илия чиркәве приходына карый.
XX йөз башында авылда шулай ук Илия чиркәве, 2 җил тегермәне, тимерчелек, ярма яргыч, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 760 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Красная Поляна колостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан – Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш районында.
Хәзер – Монастырский авыл җирлегендә.
1930 елда Ильич исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – Я.И.Поташов). 1952 елдан авылда – Калинин исемендәге колхоз (үзәк утары – Монастырский авылы), 1993 елдан – 74 нче урта һөнәри техник училищеның, 1996–2008 елларда 74 нче һөнәри училищеның уку-укыту хуҗалыгы эшли.
Халкы башлыча крестьян-фермер хуҗалыгында авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә (үсемлекчелек).
Совет елларында башлангыч мәктәп (1960 елларга кадәр элекке чиркәү бинасында), клуб эшли.
Авылда XX йөз башына караган берничә таш бина сакланган.
Авылдан көнчыгыштарак, Иделгә чыгучы чокыр сөзәклегендә чишмә – Илия шарлавыгы урнашкан.
1782 елда – 108 ир-ат;
1859 елда – 392,
1897 елда – 617,
1908 елда – 734,
1920 елда – 696,
1926 елда – 703,
1938 елда – 589,
1949 елда – 444,
1958 елда – 384,
1970 елда – 238,
1979 елда – 149,
1989 елда – 98,
2002 елда – 69,
2010 елда – 40,
2021 елда – 28 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.