- РУС
- ТАТ
Татарстанның Тәтеш районындагы авыл, Үләмә елгасының югары агымы буенда, Тәтеш шәһәреннән 15 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан
XVI йөзнең икенче яртысында нигезләнә, бушап калганнан соң XVII йөзнең икенче яртысында тергезелә. Революциягә кадәрге чыганакларда Алексина Поляна (Полянка) атамасы да очрый.
1861 елгы рефоормага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
Яшевка авылының (хәзер – Буа районында) Казан Богородица чиркәве приходына карый.
1891 елда катнаш бер сыйныфлы чиркәү-приход мәктәбе ачыла (1903 елда – 14 ир бала һәм 8 кыз бала, 1909 елда – 20 ир бала һәм 7 кыз бала, 1915 елда 25 ир бала һәм 16 кыз бала укый).
XX йөз башында авылда 2 җил тегермәне, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 998 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Колунец волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан – Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш районында.
Хәзер – Федоровка авыл җирлегендә.
1931 елда Р.Люксембург исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – Я.Н.Сидоров). 1957 елда аңа «На штурм» (үзәк утары – Малое Нечасово авылы, хәзер сакланмаган) һәм «Майское утро» (үзәк утары – Красные Дворики авылы, хәзер сакланмаган) колхозлары кушыла, 1968 елда, хуҗалыкка «Киятский» совхозының (үзәк утары – хәзерге Буа районындагы Кыят авылы) «Красная Звезда» бүлекчәсе (үзәк утары – Кызыл Йолдыз авылы) кертелгәннән соң – «Звезда» совхозы, 1969 елда – «Тетюшский» совхозы, 1970 елда «Байрак» совхозы итеп үзгәртелә. 2003–2011 елларда авылда «Зенит» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә, «Скиф» фермер хуҗалыгында эшли.
Совет хакимиятенең беренче елларында башлангыч мәктәп ачыла, 1987 елда – тулы булмаган урта, 2005 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә, 2012 елда ябыла.
Авылда мәдәният йорты (1982 елдан), китапханә (1956 елдан), фельдшер-акушерлык пункты бар.
1859 елда – 339,
1897 елда – 485,
1908 елда – 514,
1920 елда – 610,
1926 елда – 471,
1938 елда – 341,
1949 елда – 280,
1958 елда – 230,
1970 елда – 186,
1979 елда – 205,
1989 елда – 263,
2002 елда – 214,
2010 елда – 171,
2020 елда – 157 кеше (руслар – 69%).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.