Тарихы

XVII йөздә нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Кулабердино буларак та искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1849 елда мәчет төзелә. 1879 елгы мәгълүматлар буенча, авылда су һәм җил тегермәннәре, ярма яргыч эшли.

XX йөз башында мәчет, мәдрәсә, су тегермәне һәм 2 җил тегермәне, 5 вак-төякләр кибете була. Авыл җәмәгатенең имана җире 1282,7 дисәтинә тәшкил итә.

1900 елларда икенче мәхәллә оеша, 1907 елда икенче мәчетне төзү өчен рөхсәт алына, 1909 елда төзелеш төгәлләнә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Олы Шәмәк волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан – Буа кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Тәтеш районында.

Хәзер – Алабирде авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда Х.Ямашев исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – М.Хәлилов). 1958 аңа «Яңа юл» колхозы (үзәк утары – Байраш авылы) кушыла, 1963 елда, «Красный путиловец» колхозы (үзәк утары – Ямбакты авылы) белән берләштерелгәннән соң, хуҗалыкның исеме «Россия» дип үзгәртелә, 1964 елда Ямбакты авылы «Октябрьнең 13 еллыгы» колхозына (үзәк утары – Льяшево авылы) керә, 1990 елда «Яңа юл» колхозы (үзәк утары – Байраш авылы) бүленеп чыга.

1996 елда «Россия» колхозы «Чулпан» җитештерү авыл хуҗалыгы кооперативы итеп үзгәртелә. 2004–2006 елларда авылда – «Болгар» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы (үзәк утары – Зур Әтрәч авылы), 2006 елдан – «Мираж» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2011 елдан – «Восток» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2012–2013 елларда «Башак» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә, «Нур» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, 2 крестьян-фермер хуҗалыгында эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1977 елда башлангыч мәктәп урта мәктәп итеп үзгәртелә (яңа бина төзелә).

Авылда мәдәният йорты, китапханә (1966 елдан), «Миләшкәй» балалар бакчасы (1979 елдан, 2000 елдан – яңа бинада), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1997 елдан), шулай ук төзекләндерелгән «Ат улагы», «Чабе» чишмәләре бар.

Мәдәният йорты каршында «Галиябану» театр коллективы эшли (2013 елдан).

Күренекле кешеләре

И.Ә.Хәлилов (1960 елда туган) – нейрофизиолог, биология фәннәре кандидаты.

Халык саны

1782 елда – 172 ир-ат;
1859 елда – 650,
1897 елда – 1214,
1908 елда – 1284,
1926 елда – 923,
1938 елда – 906,
1949 елда – 702,
1958 елда – 691,
1970 елда – 867,
1979 елда – 736,
1989 елда – 549,
2002 елда – 526,
2010 елда – 521,
2020 елда – 429 кеше (татарлар).