Тарихы

1930 елның икенче ярты еллыгында нигезләнә. Авыл аның аша агучы Елшанский Ржавец инеше исеме белән йөртелә.

1954–1956 елларда халыкның бер өлеше – Куйбышев сусаклагычының су астында калу зонасыннан яңа, биегрәк урынга (Иделнең өске террасасына) күченә. 1956 елда әлеге зонадагы Яңа Мордваның берничә хуҗалыгы шул авылга күченеп утыра.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигезләнгән вакытыннан ТАССРның Куйбышев, 1991 елның 4 октябреннән – Спас районында.

Хәзер – Приволжский авыл җирлегендә.

Мәгариф һәм мәдәният

2003–2013 елларда башлангыч мәктәп эшли.

Троица гыйбадәт йорты (1956 елдан, чиркәү җиһазлары Яңа Мордва авылы Троица чиркәвеннән күчерелә, 1988 елга кадәр Спас районында бердәнбер эшләүче православие чиркәве була), Мәрьям Ана иконасы Дон кәшәнәсе, “Казак утары” музей-туристлык комплексы бар.

Авыл янында археология истәлекләре:

  • Ржавец I (буралы курган, Казан яны культуралары), II (соңгы бронза чоры) туктаулыклары;
  • Ржавец шәһәрлеге (Ананьино культурасы);
  • Ржавец I (буралы курган, Имәнкискә культуралары, гомумболгар ядкәрләре), II (Имәнкискә культурасы), III, V, VI (монголларга кадәрге болгар чоры), IV (Имәнкискә культураcы, гомумболгар ядкәрләре) авыллыклары табыла.

Күренекле кешеләре

Авыл белән Дан орденының тулы кавалеры В.И.Филипповның (1914–1981, авылда вафат була, Кызыл Бистә авылында җирләнә) тормышы һәм эшчәнлеге бәйле.

Халык саны

1938 елда – 65,
1949 елда – 92,
1958 елда – 362,
1970 елда – 319,
1979 елда – 217,
1989 елда – 368,
2002 елда – 132,
2010 елда – 112,
2021 елда – 85 кеше (руслар – 79%, татарлар – 19%).