Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда Яңа Бәрән авылыннан (хәзер Чәчәкле авылы) күчеп килүчеләр тарафыннан нигезләнә. 1992 елның 5 июленнән Йолдыз исемен йөртә.

Нигезләнгән вакытыннан ТАССРның Спас кантоны Кузнечиха волостена керә.

1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1935 елның 10 февраленнән – Кузничеха, 1960 елның 28 октябреннән – Куйбышев, 1991 елның 4 октябреннән – Спас районында.

Хәзер – Чәчәкле авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Әхмәт” һәм “Йолдыз” колхозлары оештырыла, соңрак “Йолдыз” колхозына берләштерелә. 1998 елдан “Йолдыз” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф

1930–1992 елларда авылда тулы булмаган урта мәктәп, 1992–2008 елларда урта мәктәп эшли.

Күренекле кешеләре

Ә.Н.Хуҗиәхмәтов (1952 елда туган) – педагог, педагогия фәннәре докторы, ТАССРның, РСФСРның атказанган укытучысы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, профессор.

Халык саны

1926 елда – 86,
1938 елда – 127,
1949 елда – 143,
1958 елда – 134,
1966 елда – 201,
1970 елда – 267,
1979 елда – 209,
1989 елда – 135,
2002 елда – 141,
2010 елда – 146,
2021 елда – 90 кеше (татарлар).