Тарихы

XVII йөз ахырында Идел буе ярының уйсу өлешендә барлыкка килә. 1712 елда элеккеге Болгар шәһәрлеге урынында Успение монастыре төзелә һәм Болгарга аның каршындагы бистә буларак нигез салына, ә торак йортлар Иделнең югары террасасында да барлыкка киләләр. Революциягә кадәрге чыганакларда Успенский (монастырь исеменнән) исеме белән дә искә алына.

Халкы башта монастырь, 1764 елда, Успение монастыре бетерелгәннән соң – экономик, соңрак дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, балыкчылык, бакчачылык, кирпеч сугу, тимерчелек, балта һәм буяу эшләре кәсепчелеге тарала.

1732–1734 елларда Казан сәүдәгәре И.А.Михляев иганәсенә авылда Успение чиркәве төзелә (башта шул ук исемдәге монастырь комплексына керә; 1770 елда монастырь бетерелә һәм приход чиркәвенә әверелә; 1919 елда ябыла; 1983–1984 еларда архитектор Р.В.Билалов проекты буенча реконструкцияләнә һәм Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-саклаулыгына керә; барокко стилендәге, борынгы рус һәм классицизм архитектурасы элементлары кушылган чаң манаралы дини архитектура истәлеге).

Авыл янында, Иделгә чыгучы ерымнарның берсе тамагы буенда Казан адмиралтейство конторасының селитра заводы (1975 елга кадәр эшли) урнашкан.

1859 елдан авыл аша “Спас – Тәтеш” почта юлы уза.

XX йөз башында авылда Успение чиркәве, иске дин тарафдарлары гыйбадәтханәсе, почта станциясе, земство мәктәбе (1886 елда ачыла), 8 җил тегермәне, 3 тимерчелек, 9 кирпеч заводы, 4 ярма яргыч, 7 вак-төякләр кибете була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 6013,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Өчкүл волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Спас (1935 елның 1 апреленнән 1991 елның 4 октябренә кадәр − Куйбышев) районында. 1972 елда Куйбышев шәһәренә (1991 елның 4 октябреннән – Болгар шәһәре) кертелә.

1954–1956 елларда Куйбышев сусаклагычының суы күтәрелү сәбәпле авыл халкы Идел югары тугай өсте террасаларына күченеп утыра. Археологик казу эшләре үткәрелгәнлектән 2012 елда авыл халкының бер өлеше Болгар шәһәренә күчерелә.

Хәзер − Болгар шәһәр җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1932 елда авылда «Красный Болгарец» колхозы оештырыла. 1949 елдан – «Приволжский» совхозының үзәк утары. 1998 елда совхоз җирләре ярдәмче хуҗалык буларак икмәк саклау предприятиесенә бирелә.

Мәдәният

Авылда Болгар тарих-архитектура музей-саклаулыгына караучы берничә музей урнашкан:

  • Спас өязе дворяннары музее (XIX йөздә салынган кирпеч йортта 2018 елда ачыла, анда Спас өязеннән чыккан күренекле дворян гаиләләренең: Лихачевлар, Молоствовлар, Мусин-Пушкиннарның шул дәверне чагылдыручы мемориаль һәм көнкүреш эйберләре урын алган; аерым заллар дворян утары рәвешенә яраклаштырылган, XVIII−XIX йөзләрне чагылдыручы хуҗалык корылмалары бар);
  • Абдулла Алиш музее (XIX йөзгә караучы йортта 2018 елда ачыла, балалар язучысы А.Алишның (1908–1944) тормышын һәм иҗатын чагылдыра, экспозициядә элеккеге татар бүлмәсе атмосферасы, XIX–XX йөз этнография предмедлары коллекциясе күрсәтелә);
  • «Елга буендагы шәһәр» музее (агач корылмалары белән XIX йөздә салынган таш йортта 2018 елда ачыла, экспозиция Спас өяз шәһәренең барлыкка килүе һәм тарихы, аның халкы, Спас затоны суднолар төзү заводында 1880 елда “Кавказ һәм Меркурий” акционерлык җәмгыяте тарафыннан ясалган «Фельдмаршал Суворов» пароходы турында);
  • «Болгар чәй эчү» музее (агач корылмалары белән XIX йөздә салынган кирпеч йортта 2018 елда ачыла, экспозициядә самоварларның зур коллекциясе, чәй культурасының туу тарихы күрсәтелә);
  • «Табиб йорты» музее (2012 елда элеккеге рәвешкә китерелгән таш бинада ачыла, инструментларның төп нөсхәләрен һәм әүвәлге табибларның кирәк-яракларын, шулай ук медицина турындагы элекке китапларны үз эченә ала) эшли.

Авыл янында археология истәлеге – Болгар шәһәрлегеИдел буе Болгар дәүләте башкаласы, урта гасыр Болгар шәһәре хәрабәләре урнашкан.

Күренекле кешеләре

Г.М.Машанин (1919–1988) – Бөек Ватан сугышында катнаша, Советлар Союзы Герое (Болгар шәһәренең Геройлар аллеясында бюсты куелган).

Халык саны

1766 елда – 306 кеше;
1782 елда – 294 ир-ат;
1795 елда – 885,
1859 елда – 1788,
1897 елда – 2455,
1908 елда – 2835,
1912 елда – 3000,
1920 елда – 2649,
1926 елда – 1789,
1931 елда – 1984,
1938 елда – 947,
1949 елда – 795,
1958 елда – 520,
1970 елда – 487,
1989 елда – 279,
2002 елда – 223,
2010 елда – 191,
2021 елда – 26 кеше (руслар).