Тарихы

XVII йөз ахырында алпавыт И.И.Молоствовның рус крепостной крестьяннары күчереп утыртыла. XVIII йөздән шулай ук князьлар Болховскийлар, XIX йөздә – Мусин-Пушкиннар карамагында була. Революциягә кадәрге чыганакларда Рождественский, Богородский, Бизнә, Рус Бизнәсе исемнәре белән дә искә алына.

XVIII йөздә авыл аша Сембердән Спаска юл уза.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1861 елның апрелендә, 1861 елгы крестьян реформасына җавап йөзеннән, авыл Казан губернасы крестьяннарының крепостнойлыкка каршы чыгышлары үзәгенә әверелә (Бизнә крестьяннары кузгалышы); чуалышларда 5 меңнән артык кеше катнаша, Антон Петров (А.П.Сидоров) җитәкчеләрнең берсе була. Крестьяннарны куып тарату өчен авылга генерал-майор А.С.Апраксин җитәкчелегендәге гаскәр килә. Крестьяннар Апраксин таләпләренә буйсынмый. Коралсыз халыкка төбәп ут ачыла: рәсми мәгълүматларга караганда, 178 кеше үлә һәм яралана. 19 апрельдә А.Петров (А.П.Сидоров) авыл капкасы янында халык алдында атып үтерелә. Авылның хәзерге атамасы аның исеменнән алынган.

1779 елда князь кызы В.Б.Болховская акчасына авылда “Барлык хәсрәт чигүчеләр юанычы” Мәрьям Ана иконасы чиркәве төзелә (революциядән соң, 1917 елда ябыла, 1960 елларда чаң манарасы һәм аш бүлмәсе юкка чыга, 1997 елда бина дин тотучыларга кайтарыла; барокко стилендәге дини архитектура истәлеге). 1872 елда − земство мәктәбе, 1911 елда башлангыч училище ачыла.

XX йөз башында авылда училище, су һәм 8 җил тегермәне, 3 тимерчелек, 5 ярма яргыч, 3 йон тетү йорты, 6 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2420,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Гусиха волостена керә.

1920 елдан ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Спас (1935 елның 1 апреленнән 1991 елның 4 октябренә кадәр − Куйбышев) районында.

Хәзер – Антоновка авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Антон исем. авыл хуҗалыгы артеле оештырыла, 1933 елда – 57 нче ат заводының Антоновка бүлеге, (1935 елдан 106 нчы ат заводы, 1955 елдан 57 нче ат заводы), 1965 елдан – «Антоновский» совхозының үзәк утары (шулай ук Мартышачий  поселогы да керә), 1988 елдан «Насыйбуллин һәм компания» ышанычлылык ширкәте эшли, 2000 елда «Антоновский» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативына үзгәртелә (2009 елда бетерелә).

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1927 елда авыл яшьләре мәктәбе ачыла, хәзер − урта мәктәп (элеккеге дворян утарында урнашкан). 1978 елда мәктәп каршында туган якны өйрәнү музее (оештыручысы – мәктәп директоры В.И.Владимиров) булдырыла.

1956 – 2002 елларда авылда участок хастаханәсе эшли.

Мәдәният йорты (бинасы 1981 елда салынган), китапханә (1947 елдан, мәдәният йорты бинасында), балалар бакчасы (1956 елдан, 1989 елдан – яңа бинада), «Витязь» яшүсмер-яшьләр спорт клубы (мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (2013 елдан), “Барлык хәсрәт чигүчеләр юанычы” Мәрьям Ана иконасы чиркәве бар.

Мәдәният йорты каршында «Бездненские зори» фольклор коллективы (1998 елдан, 2018 елдан халык коллективы, оештыручысы – М.Н.Собин) эшли.

Авыл кырыенда “Барлык хәсрәт чигүчеләр юанычы” Мәрьям Ана иконасы кәшәнәсе (2018 елда төзелгән) белән төзекләндерелгән изге чишмә, кәшәнә баганасы (2001 ел) бар.

1961 елда һәлак булуына 100 ел тулуны искә алу хөрмәтенә А.Петров (А.П.Сидоров) каберенә барельеф белән ак мәрмәрдән стела, 1986 елда авыл уртасында Антон Петровка һәйкәл (скульпторы – В.И.Рогожин) куела.

М.Н.Мусин-Пушкинның дворян утары комплексы сакланган (XVIII−XIX йөзләр чигендә Казан губерна архитекторы Ф.Е.Емельянов проекты буенча проектлаштырылган; классицизм стилендәге архитектура истәлеге): төп йорт, ике якта флигель (барсы да XVIII йөз – XIX йөз башы) управляющий конторасы (XIX йөзнең икенче яртысы).

Авыл янында археология истлекләре:

  • Антоновка авыллыгы (элгәреге урта гасыр Имәнкискә культурасы, монголларгача болгар чоры);
  • Антоновка II авыллыгы (монголларгача болгар чоры һәм Алтын Урда чоры) табыла.

Күренекле кешеләре

А.П.Анисимова (1891–1969) – прозаик, шагыйрь, фольклор җыючы;

В.И.Быстров (1947 елда туган) – ТАССРның атказанган уйлап табучысы, Казанда «Магнит ленталары һәм техник приборлар заводы» акционерлык җәмгыяте генераль директоры (1995–2006 елларда);

А.Петров (А.П.Сидоров) (1824–1861) – крепостной крестьян, 1861 елда Бизнә крестьяннары кузгалышлары җитәкчесе

Халык саны

1762 елда – 670,
1782 елда – 329 ир-ат;
1795 елда – 1273,
1859 елда – 1935,
1897 елда – 2447,
1908 елда – 2635,
1926 елда – 1768,
1938 елда – 2125,
1949 елда – 1591,
1958 елда – 2223,
1970 елда – 1225,
1979 елда – 1057,
1989 елда – 784,
2002 елда – 672,
2010 елда – 608,
2021 елда – 526 кеше (руслар – 99%, татарлар – 1%).