Тарихы

1782 елга кадәр нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Рангазирова, Рангазар-Тамак исемнәре белән дә искә алына. Хәзерге вакытта җирле Алан Газар атамасы да кулланыла.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы асабалар һәм типтәрләр катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1870 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет (1939 елда ябыла, бинасы балалар яслесенә тапшырыла) һәм мәктәп була.

XX йөз башында мәктәп, 2 ярма яргыч эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 3459,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Әлмәт-Муллино волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районында.

Хәзер – Рангазар авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда – «Үрнәк» (таркала), 1930 елда «Кызыл байрак» колхозлары оештырыла. 1931 елда соңгысының исеме «Җиңүче» дип үзгәртелә, 1945 елда «Ирек таңы» һәм «Җиңүче» колхозларына бүленә, 1948 елда алар кабат «Җиңүче» хуҗалыгына берләштереләләр, 1960 елда «За мир» колхозы (үзәк утары – Рантамак авылы, шулай ук Балтамак авылы керә) кушыла.

1994–2002 елларда авылда – «Җиңүче» күмәк предприятиесе, 2003–2005 елларда шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча кырчылык, ит-сөт терлекчелеге, сарыклар асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1933 елда – тулы булмаган урта (яңа бина төзелә), 1938 елда – урта (шул ук вакытта кичке урта мәктәп тә эшли башлый), 1959 елда – тулы булмаган урта (1972 елда яңа бина төзелә), 1976 елда – урта (өстәмә рәвештә интернат төзелә), 2009 елда – тулы булмаган урта, 2011 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә, 2017 елда ябыла.

Авылда мәдәният йорты (1977 елда яңа бина төзелә), балалар бакчасы (1977 елдан, 2003 елдан – мәдәният йорты бинасында), китапханә (1941 елдан, хәзерге вакытта – мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (1993 елдан), «Иман нуры» мәчете (1992 елдан), авыл янында төзекләндерелгән «Кыр чишмәсе» бар.

Мәдәният йорты каршында «Жыелыйк әле» (2017 елдан) һәм балаларның «Яшь йөрәкләр» (2018 елдан) вокаль ансамбльләре, «Жәүһәр» фольклор һәм «Тамчы» бию коллективлары эшли.

1976 елда мәктәп территориясендә күмәкләштерү хәрәкәтен оештыручы Л.Р.Рәхмәтуллин (1868–1931) бюсты урнаштырыла (скульпторы – А.Б.Әхмәтҗанов).

Күренекле кешеләре

Р.К.Кәрамиев (Рәфкат Кәрами) (1942 елда туган) – язучы, ТАССРның, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре;

М.Ш.Шәймөхәммәтов (Мөнип Газар) (1935–2009) – шагыйрь, популяр җырлар авторы.

Халык саны

1870 елда – 751,
1897 елда – 992,
1920 елда – 1369,
1926 елда – 1086,
1938 елда – 1080,
1949 елда – 810,
1958 елда – 767,
1970 елда – 801,
1979 елда – 602,
1989 елда – 455,
2002 елда – 424,
2010 елда – 393,
2021 елда – 363 кеше (татарлар).